Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илшат Сәетов: Университетта татфакны сакласалар, яклаулар кимемәс иде

Гыйльми хезмәткәр татар теле һәм әдәбияты буенча якланган диссертацияләр кимүенең сәбәбе - татфакның бетерелүендә дип саный.

Фәннәр академиясе Шәрык институтының гыйльми хезмәткәре Илшат Сәетов татар теле һәм әдәбияты буенча якланган диссертацияләр кимүенең сәбәбе – татфакның бетерелүендә дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ”га интервьюсында хәбәр итте.

“Аерым факультет бетерелде, кафедралар берләштерелде. Татфак галимнәре моны сизә, үзләренең профессиональ яктан кирәк булмауларын аңлый. Күңел төшенкелеге дә бардыр. Россия буенча диссертацияләрнең кимүе күзәтелсә дә, андый ук динамика белән түгелдер. Югары аттестацияләү комиссиясе таләпләре үзгәрде, ләкин анда “татар теле булырга тиеш түгел” дигән сүз юк бит. Анда таләпләр бюрократик яктан катлауланган – журналларда мәкаләләрнең саны артуы һ.б. белән бәйле. Университетта татфакны сакласалар, аңа игътибар итсәләр, яклаулар кимемәс иде. Бу күренешнең туксан процент сәбәбе татар институты хәле белән бәйле, калган ун проценты – башка факторлар”, - диде ул.

  • Билгеле булганча, 2012 елда Татарстанда татар тел белеме һәм әдәбияты буенча 23 диссертация якланган булса, 2017 елда якланган диссертацияләрнең саны икегә калган.

Динә Шәмсетдинова, Ләйлә Хәкимова

Фото: Султан Исхаков

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев