Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илсур Метшин Казанның җәмәгать транспортында йөрү бәясе арту котылгысыз булуын әйтте

Татарстан башкаласының җәмәгать транспорты системасына яңа кадрлар һәм юл йөрү бәяләренә төзәтмә кертү таләп ителә.

азан шәһәренең җәмәгать транспортында йөрү өчен бәяләрне арттыру котылгысыз. Бу хакта шәһәр мэры Илсур Метшин журналистлар белән очрашу вакытында әйтте.

“Без ташламага хокукы булган пассажирларны барлык төр транспортта йөртәбез – алар 38 процент, ягъни бөтен сумма да тулыландырылмый. Шунлыктан без әлеге саннарга төзәтмәләр кертергә тиешбез. Тариф өч ел дәвамында күтәрелмәде”, - диде Илсур Метшин.

Моннан тыш, мэр сүзләренчә, Казанның җәмәгать транспорты системасында эшләү өчен 250 машина йөртүче җитми.

“Әгәр дә без җәмәгать транспорты системасының үсешен телибез икән – ике юл бар. Казанда ике вариант та кулланыла — республикадан да, шәһәр бюджетыннан да дәүләт ярдәме бар. Әмма тарифны арттыру да котылгысыз”, - дип йомгаклады мэр. 
 

Фото: архив/Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев