Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илсур Мортаза: «Тамашачыга аз фикер һәм күп кызык кирәк»

2-3 декабрь көннәрендә «Яңа Гасыр» телеканалы телевизор караучылар өчен Яңа ел төнендә күрсәтелә торган бәйрәм тамашасын яздырды. Берничә ел дәвамында тамашага сценарийны юморист һәм шоумен Илсур Мортаза яза. Яңа ел тамашасында ул, автор булып кына калмыйча, телевизор караучыларга үз көлкесен дә бүләк итте.

– Телеканалны Татарстанда гына түгел, ә республикадан читтә дә күпләр яратып карый. Яңа ел тамашасына сценарий язу эше төрле төбәкләрнең кызыксынуларын исәпкә алып башкарыламы? Гомумән, тамашага сценарий язу катлаулы булдымы?
– Бу эшне авыр яки җиңел дип әйтеп булмый. Ул зур хезмәт, ә эш барышында бу беленми. Сценарий «Яңа Гасыр» телевидениесе белән килешеп һәм киңәшләшеп язылды. Без эшнең һәр этабына аерым тукталдык. «Яңа Гасыр» белән гомер буе таныш, озак еллар бергә эшлибез. Яңа ел тамашасы моңа кадәр төрле-төрле формаларда эшләнеп килде. Тамашачыга бәйрәм кичендә өеп ниндидер зур мәгълүмат бирүне бик дөрестер дип санамыйм. Бәйрәм булгач, җиңел булырга тиеш. Яңа ел табыны артында кеше күңел ачып, кәеф-сафа корып утыра. Әгәр дә тамашачы тамашадан мәгънә эзләп, баш мие буразналарын «тирбәтә» башласа, бу бәйрәм булмый инде. Минемчә, телевизор караучы өчен тамаша яраткан артистлары белән көлешә-көлешә Яңа ел бәйрәмен каршы алган кебек булырга тиеш. Алдыбызга куелган бурычка ирешербез дип уйлыйм. Төшерелгән бәйрәмнән канәгать калдык, «Яңа Гасыр» каналы тамашачылары да шул фикердә булыр дип ышанып калам. Менә бер төркем юмористлар тамашада төшеп китте, җырчылар килә-китә тора. Эш барышы бик күңелле, миңа ошый. Гомумән, үзең башкарган эшне яратырга кирәк, чөнки без тамашачы өчен эшлибез. Иң мөһиме: шуны онытмаска.

– Сез җырчы да, менә дигән юморист та саналасыз. Яңа ел тамашасына сценарий язу барышында кайсы өлешне беренче урынга чыгарасы килде – җырнымы, әллә юморнымы?
– Сценарий язу бөтенләй икенче сәнгать. Анда син барлык якларны исәпкә алырга тиеш. Мисал өчен, сүз әйтер өчен генә өстәмә реплика өстәргә тиеш түгелсең. Һәр язган сүзеңдә мәгънә балкып торсын – төп эш принцибы шундый. Бу эшнең үз кагыйдәләре бар. Җырчыларның тамашада кайсы җырларын башкарасы билгеле булса, сценарий язу эше тагын да җиңелрәк булыр иде, әлбәттә. Кызганыч, бу соңгы мизгелдә генә билгеле була. Тора-бара бу кимчелекне дә юкка чыгара алырбыз әле. Миңа мөрәҗәгать итүләренә бик шатмын, димәк, нәрсәдер булдыра алам.

– Яңа ел тамашасын «Яңа Гасыр» тамашачысы федераль телеканалларда барганнары белән чагыштырып өйрәнгән. Ничек уйлыйсыз, идеаль Яңа ел тамашасы нинди булырга тиеш һәм федераль телеканалларда күрсәтелгәннәрен шундый дип әйтергә буламы?
– Беләсезме, «идеаль» сүзе – бик куркыныч сүз ул. Гомумән, табигатьтә һәм безнең тормышыбызда идеаль булган бер нәрсә дә юк. Күңелле булсын өчен омтылыш кирәк. Кайвакыт федераль каналларда да карап булмаслык тамашалар төшереп куялар. Берара, «Старые песни о главном» дип, үткәннәрне яңартып алдылар. Миңа андый тамашалар, дөресен әйтим, күбрәк ошый иде. Хәзер дөньясы да икенче бит, һәрбер кеше, үзе дә сизмәстән, яшәү рәвешен шул дөньяга кора. Яңа ел тамашачылар өчен Сабантуй кебек номенклатур бәйрәмгә әйләнеп барудан куркам мин. Шулай да Яңа ел бәйрәме озак еллардан соң да үзе булып калыр дип ышанам. Яңа ел тамашасына идеаль сүзе килешеп бетми. Мисал өчен, «Россия» телеканалында Яңа ел бәйрәме мин үземне белгәннән бирле «Голубой огонёк» исеме астында бара. Ул без төшерә торган тамашага бик охшаш: җыры, матур сүзләре һәм юморы бергә үрелеп бара. Миңа калса, идеаль төшенчәсе астына шул «Голубой огонёк» туры килә алыр иде. Кем белә аны?

– Быелгы Яңа ел тамашасы «Күңелле Яңа ел» дип атала. Ничек уйлыйсыз, күңелле булсын өчен, «Яңа Гасыр» тамашачыларына бүген нәрсә кирәк?
– Аз фикер һәм күп кызык. Кызык дигәнем зур тамаша. Әйтик, зәвыклы җырчылар килә һәм җырлый. Күп нәрсә кешенең зәвыгыннан тора. Бүгенге көндә кемгә нәрсә кирәклеген аңлап булмый бит. Бары тик «Яңа Гасыр» каналын гына карап утырган танышларым бар. Берсе Мәскәү каналына күчерә башласа, «Юк, кирәкми миңа алар, куй үзебезнекенә!»– диюче гаиләләрне яхшы беләм һәм алар бик күп. Бер яктан карасаң, бу бик яхшы хәл. Һәр кешенең үз мәнфәгате бар, онытмыйк.

– Яңа ел төнендә телеканал зур аудитория җыйсын өчен, тамашага нинди кызыклар һәм яңалыклар өстәү урынлы?
– Барлык яңалыкны безгә кадәр уйлап тапканнар (көлә). Миңа калса, юморның милләте юк. Аны кабул итү-итмәү һәр кешенең эчке дөньясыннан тора. Көлкене кеше ничек кабул итә бит. Кайвакыт мин безнең тамашачыларны Американыкылар белән чагыштырам. Алар әйтеп бетергәнне көтә. Кабул итү дәрәҗәсе буенча алар безнекеләр белән бик охшаш. Урыслардагы кебек әйтеп бетермичә, сүз асты калдырсаң, күбесе аңламый. Бездә тамашачыларның күбесе хатын-кыз, ә хатын-кыз турыдан әйткәнне ярата. Аларга яратам икән – яратам, алып бирәм икән – алып бирәм кебек турылык якын.

– Татар телеканалында Яңа ел тамашасы елдан-ел югарырак сыйфатка ия була барамы? Алай түгел икән, моның өчен нәрсә эшләргә кирәк?
– Һәрхәлдә, тамашаның сыйфаты төшми. Яңа ел тамашасы «Яңа Гасыр» каналында төрледән-төрле формаларда чыкты. Соңгы елларда карап булмаслык начар дәрәҗәдә булганы юк дип уйлыйм. Әйтәм бит, тамаша өстәл артында утырып, бер җирен карамыйча калып, икенче җиреннән аңлап карап китә торган булырга тиеш. Яңа ел өстәле артында утырып карый торган тапшыру текәлеп яки зур дикъкать биреп карый торган тамаша түгел. Күңелле җырлар күбрәк булса яхшырак, шуннан тора барысы да. Телевизорда зәвыклы кешеләр күренсә, зыян юк. Бу бары тик файдага гына булыр.

– Ахырдан гадәти сорау белән тәмамлыйк. Яңа елда тамашачыларга нинди теләкләрегез бар?
– Яңа елда иң мөһим теләк: күңел көрлеге бетмәсен иде. Кешелеклелек, кызганычка, көннән-көн кими бара. Теләгем – кешелеклелек һәм мәрхәмәтлелек күбрәк булсын. Кеше кайгысына көенеп һәм шатлыгына сөенеп яши белсәк иде.

Әңгәмәдәш – Ильяс Шаһиев

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X