Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илсур Шәймәрданов: Татарстанда 15 меңнән артык кеше паллиатив ярдәмгә мохтаҗ

Паллиатив ярдәмгә мохтаҗларның күпчелек өлеше - онкологик авырулар.

(Казан, 17 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстанда 15 меңнән артык кеше паллиатив ярдәмгә мохтаҗ. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының паллиатив ярдәм буенча штаттан тыш баш белгече Илсур Шәймәрданов хәбәр итте.

Пресс-конференция "Паллиативная помощь в Казани-опыт татарстанских врачей"

Паллиатив ярдәм дигәндә, куркыныч авырулар белән бәйле проблемаларга юлыккан пациентлар һәм аларның гаиләләренең яшәү рәвешен яхшыртуга, хәлен җиңеләйтүгә йөз тоткан ярдәм, махсус игътибар, тәрбия дигәнне аңларга кирәк.

Пресс-конференция "Паллиативная помощь в Казани-опыт татарстанских врачей"

“Бу тема дәүләт игътибарына мохтаҗ. Әйе, элек паллиатив ярдәм турында сөйләми иделәр. Гәрчә нык авыручылар бүген генә түгел, элек тә булган, элегрәк, бәлки, күбрәктер дә әле. Элек бит инвалидларга пандуслар да төземи идек, уңайлы мохит тә тудырылмады, ә соңгы вакытларда моның белән шөгыльләндек. Бездә хәзер цивилизация үсте, паллиатив ярдәм турында ачыктан-ачык сөйли башладык. Хәзер безнең җәмгыять моны яшерми сөйли. Чирен дәвалап булмый торган авырулар бар, паллиатив ярдәмгә мохтаҗлар арасында күпчелек өлеше - онкологик авырулар. Авыртулар, сызланулардан интегүчеләр булырга мөмкин, шуңа күрә безнең илдә паллиатив ярдәм күрсәтүнең тулы бер системасы булдырылган”, - дип белдерде Идел буе федераль округы һәм Татарстанның баш онкологы, Казан дәүләт медицина академиясе ректоры Рөстәм Хәсәнов.

Пресс-конференция "Паллиативная помощь в Казани-опыт татарстанских врачей"

Аның сүзләренә караганда, яман шеш белән авыручылар – паллиатив ярдәмгә мохтаҗларның 30 проценты гына. Сүз ракның инде дүртенче стадиясе турында бара. Калган ике өлешен неврологик, хроник үпкә авыруы, шикәр чире һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүчеләр тәшкил итә.
 

http://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев