Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илсөя Бәдретдинова инстаграмда ни өчен гел татарча гына язуын әйтте

Илсөя Бәдретдиновага журналистлар кызыклы сорау биргән.

Бүген миңа журналистлар шалтыратып: " Нигә сез инстаграммыгызда гел татарча язасыз?" - дип сорадылар. Үземә дә кызык булып китте. Мин ТАТАР кызы! Минем биттә мине аңламаучылар утырмыйдыр инде... - дип язган популяр җырчы. Бу хәбәрне укучылары да игътибарсыз калдырмаган.

"Моннан да мәгънәсезрәк сорау була микэн, бигрәк тә журналистлардан?"

"Шул татарча, үзебезчә, авылча булганың өчен яратам да инде узеңне"

Бик дөрес, руслар русча яза бит. Нигә татарлар үз телендә язмаска тиеш ди? - дип,хуплау сүзләре язган Илсөя Бәдретдинованың аккаунтын даими күзәтеп баручылар. 

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев