Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илья Варламов Татарстанның иң яхшы яр буйларын атады

Блогер яңа топ-12 иҗтимагый киңлекләр исемлеген Татарстан халкының тәкъдимнәрен карап төзегән.

Блогер Илья Варламов 24 сентябрьдә Россиянең 10 иң яхшы яр буен билгеләгән. Татарстанлылар мөрәҗәгатенә җавап итеп ул республиканың иң яхшы 12 яр буе исемлеген дә төзегән.

Эш шунда ки, үзенең элеккеге хәбәрендә блогер Россиядә ял итү өчен яхшы урыннар юк дип зарланган. Моңа җавап итеп, Татарстан халкы аңа республиканың бик күп яхшы яр буйлары рәсемнәрен җибәргән.

«Татарстанда бик яхшы яр буйлары күп икән, алар турында бик азлар гына белә. Кызганыч килеп чыкты», - диде блогер.

Моннан тыш, Татарстан Республикасында гамәлдә булган иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы ярдәмендә, эре шәһәрләрдә генә түгел, ә төбәк авылларында да кызыклы урыннар табарга мөмкин, дип билгеләп үтә Варламов.

«Әйдәгез, карыйк әле, теләк булса, сезнең авылда нинди яр буен ясап булыр иде! », дип шаярткан блогер. Республиканың түбәндәге иҗтимагый киңлекләре: «Кояшлы Ык» (Мөслим авылы, 2016 елда җиһазландырылган), «Кама диңгезе» (Лаеш шәһәре, 2018 ел), «Кама» (Кызыл Чишмә бистәсе, 2016 ел), «Казан Су» (Арча шәһәре, 2016 ел), Нурминкә (Кукмара шәһәре) һәм Теләче (Теләче авылы, 2016 ел), Үзәк сулык (Бөгелмә шәһәре) 12 иң яхшы яр буйлары исемлегенә кергән.

Әлмәттә Илья Варламов «Пляж» Һәм «Буалар каскады» туристик-рекреацион зонасын аерым билгеләп үтте. Ике иҗтимагый киңлек тә 2016 елда төзекләндерелгән. Аннары исемлектә Лениногорскида урнашкан «Камышлы» буалар каскады, Яшел Үзәндә шәһәр күле һәм «Авангард» паркы, Азнакайда Кара елга яр буе бара.

Фото: park.tatar

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев