Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ильяс Халиков тормышында яңа борылыш

Дини җырлар, мөнәҗәтләр башкару белән танылган җырчы Ильяс Халиков яңа вазифага керешкән. Менә инде ике айга якын ул Лаеш район үзәгендә урнашкан спорт мәктәбен җитәкли. Бу турыда җырчы “Матбугат.ру” хәбәрчесенә сөйләде:

Өйдән эшкә кадәр бер 40 минутлап барасы. Эш машинасын бирделәр. Яңа эшем бик ошый.
 
Күпләр белә, Ильяс Халиков Корбан гаетенә, гакыйкага сарыклар юнәтү белән дә шөгыльләнә. Корбанда бик күп җырчылар, иҗат әһелләре Халиковларга бара. Монда корбан чалу менә дигән итеп оештырыла. Кеше күп булуга карамастан, чират тиз уза. Тиешле дога белән корбан чалучы егетләр чалуны да, эшкәртүне дә диннең бөтен шартларына туры китереп тиз генә эшләп бирәләр. Алар эшләгән арада клиентлар пылау белән сыйлана, тәмле кайнар чәй белән җылына. Сервис!
 
- Корбан чалу, сарыклар юнәтү абыйлар белән уртак сезонлы эш, - дип сөйләде безгә Ильяс, - Шулай ук җыр, сәхнә белән генә дә көн күреп булмый. Шуңа күрә спорт мәктәбен җитәкләү эшенә бик теләп алындым. 
 
Ильяс Халиковның сәхнә тормышына килгәндә, соңгы вакытларда аны театральләшкән дини тамашаларын Республикада гына түгел, Россия күләмендә дә күрергә мөмкин иде. Ул дини җыр-мөнәҗәтләрне театральләштерелгән спектакль буларак халыкка күрсәтүче буларак та танылды.
 
Сүз уңаеннан, бүген 19 март һәм иртәгә 20 март көннәрне Камал театры бинасында Марат Башаровның “Разговор с душой. За гранью” дигән театральләшкән тамашасы күрсәтелә. Тик ни өчендер тамашычыларга билетларны кайдан алырга икәнлеген генә аңлап булмады. Хәтта Ильяс Халиковка да билет-чакыру калдырмаганнар. Югыйсә, үзебезнең җирлектәге шушы ук жанрда иҗат итүче кеше тамашаны күрсә, бер дә артык булмас иде.

Фото: http://www.info-islam.ru

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X