Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илзатның мәдәни көндәлеге

2014 ел Татарстанда һәм илебездә Мәдәният елы буларак билгеләп үтелде. Шул уңайдан республикабызда күп кенә чаралар үткәрелде. Шуларның берсе - беренче тапкыр старт алган "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" проекты. Максаты - беренчеләрне республикабызның тарихи- мәдәни урыннары һәм мәдәни чаралары белән таныштыру. Проектның сайты үз эшен рәсми рәвештә ноябрь аенда...

2014 ел Татарстанда һәм илебездә Мәдәният елы буларак билгеләп үтелде. Шул уңайдан республикабызда күп кенә чаралар үткәрелде. Шуларның берсе - беренче тапкыр старт алган "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" проекты. Максаты - беренчеләрне республикабызның тарихи- мәдәни урыннары һәм мәдәни чаралары белән таныштыру. Проектның сайты үз эшен рәсми рәвештә ноябрь аенда башлады. Республиканың барлык китапханәләре тантаналы шартларда беренче сыйныф укучыларына мәдәни көндәлек тапшырып, аны тутыру, сайтка теркәлү, эшләү тәртипләре белән таныштырдылар.

Инде мәдәни көндәлек сайтында 11832 укучы тер­кәлгән, шуларның 302 - Саба районыннан. Әлеге сайт укучыларга бик мөһим. Проект кысаларында уку­­чылар әти-әни­ләре белән күп музейларга, китапханәләргә, та­ри­хи истәлекле урыннарга экскурсияләргә бардылар. Сайтка фотолар куеп, истәлекле урыннарга карата фикерләрен җиткереп, үз­ләренен уй-кичерешләре белән уртаклаштылар. Ни­гез­ләмәдә проектның беренче конкурсында респуб­лика күләмендә барлык катнашучылар арасыннан, рейтинг нәтиҗәсенә таянып, беренче 10 укучы җиңүче дип таныла һәм Президент чыршысына чакыру билеты белән бүләкләнә диелгән иде. Һәм менә көтелгән көн килеп җитте, беренче конкурска нәтиҗәләр 10 декабрьдә ясалды. Җиңүчеләр исемлегендә районыбыздан сәләтле балалар мәктәбенең I сыйныф укучысы Илзат Хуҗин да бар. Ул декабрь аенда Президент чыршысында булды. (Язманың дәвамын "Саба таңнары"ннан укый аласыз).

Фәнил Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев