«Иң матур бәйрәмчә бизәлгән ишек алды» конкурсында катнашыгыз
Татарстанда яшәүчеләргә ишегалдын иң яхшы бизәү өчен акчалата бүләкләр тапшырачаклар
Фото: tatarstan.ru
Татарстан Иҗтимагый палатасы һәм «Татар-информ» Яңа елда ишегалдын иң яхшы бизәүгә багышланган «Ә безнең ишегалдында-2025» конкурсын башлап җибәрә.
Конкурска гаризалар 1 гыйнвардан 18 гыйнварга кадәр кабул ителә. Конкурста шәхси йортларда да, күп фатирлы йортларда яшәүчеләр дә катнаша ала.
Моның өчен фото яки видео ясарга һәм үз ишегалдыңның Яңа ел бизәлеше турында комментарий язарга кирәк була.
Фото яки видеоларны «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәдә #аунасводворе2025 хештегы белән куярга мөмкин. Конкурста катнашу өчен профиль ачык булырга тиеш.
2025 елның 19 гыйнварыннан 29 гыйнварына кадәр «Татар-информ»ның «ВКонтакте»дагы сәхифәсендә ишегалдын бизәү өчен тавыш бирергә мөмкин.
Нәтиҗәләр 5 февральгә кадәр игълан ителәчәк. Иң күп тавыш җыйган өч катнашучы җиңүче була. Аларга акчалата бүләкләр тапшырылачак.
Территорияләрне бизәү буенча конкурс Татарстанда ел саен «Татар-информ» ярдәме белән республика Иҗтимагый палатасы химаясында үткәрелә.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-yasaucelarga-isegaldyn-in-yaxsy-bizau-ocen-akcalata-bulaklar-tapsyracaklar-5898484
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев