Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Һава температурасы 51 градуска җиткән

Һиндстанның Раджастхан провинциясендә һава температурасы 51 градуска кадәр күтәрелгән.

Бу - ил тарихында иң югары температура. Эсседән күп кенә елга-күлләр кипкән, торак пунктларда суга озын чиратлар барлыкка килгән. Чиратта озак басып торып булмаганга, суга килгән кешеләр савытларын калдырып, күләгә эзләп китә. Әлеге эсселек муссон яңгырлары булмау белән аңлатыла.


Эссегә дөяләр дә түзми башлаган. Бәйләп куелган килеш көне буе 43 градус кызуда кояш астында торган дөя хуҗасына ташланган. Аны муеныннан тешләп, җиргә егып та сала. Ярсыган хайван хуҗасын бер яктан икенчесенә селтәп кенә йөрткән. Ахыр чиктә башын да өзгән. Фаҗига узган шимбәдә Раджастхан штатының көньяк-көнбатышында урнашкан Бармер шәһәрендә булган.


http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев