Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Инфаркттан ничек сакланырга

    Күптән түгел бер танышыбыз инфаркттан үлеп китте. Эссе көннәр йөрәк эшчәнлегенә авырлык китергән, болай да бер тапкыр инфаркт кичергән ир-атның йөрәге мондый авырлыкны күтәрә алмаган, диде табиблар. Эссеме, салкынмы, берәр күңелле хәбәрме, кайгы-хәсрәтме - барысы да шул бер йөрәк аша уза шул... Йөрәк авыруын ничек белергә? Кайсы очракта табибка мөрәҗәгать...

    Күптән түгел бер танышыбыз инфаркттан үлеп китте. Эссе көннәр йөрәк эшчәнлегенә авырлык китергән, болай да бер тапкыр инфаркт кичергән ир-атның йөрәге мондый авырлыкны күтәрә алмаган, диде табиблар.
    Эссеме, салкынмы, берәр күңелле хәбәрме, кайгы-хәсрәтме - барысы да шул бер йөрәк аша уза шул...
    Йөрәк авыруын ничек белергә? Кайсы очракта табибка мөрәҗәгать итәргә, инфарктны кисәтергә буламы? Шул хакта Республика клиник хастаханәсенең кардиология бүлеге мөдире Альберт Гыйльманов белән сөйләштек.
    Хезмәт хакыннан канәгать булмаучыларның йөрәге ешрак авырта
    - Йөрәк ул без яшәгән йорт кебек: бүлмәдәге диварлар - йөрәкнең стеналары, электр үткәргечләр - ЭКГ системасы, канализация - кан әйләнеше. Боларны барысын да бер система буларак, бәйләнештә өйрәнергә кирәк. Йөрәк көн дәвамында организмны кирәкле матдәләр, кислород белән тәэмин итеп тора. Кан басымы кинәт арту, суытып җибәрү яки, киресенчә эсселек - болар барысы да йөрәк эшчәнлегенә тәэсир итә.
    - Моннан мең ел элек Әбүгалисина кызыклы тәҗрибә үткәргән. Ике бәрән күзәнәген алып чагыштырган. Берсен бүре күзәнәге белән янәшә куйган. Нәтиҗәдә, бүре белән яшәгән бәрән тиз арада җан биргән, ә тегесе яшәгән дә яшәгән. Германиядә дә галимнәр заводта тикшерү уздыр­ганнар, хезмәт хакыннан канәгать булмаган, карьера баскычыннан югары күтәрелә алмаган хезмәткәрләрдә йөрәк авырулары ешрак очрый икән. Кыскасы, стресс йөрәк эшчәнлегенә тискәре йогынты ясый. Әлеге тышкы факторлар кешенең кан тамырларында тупланган холестеринны кузгатып җибәрә.
    - Кан тамырларында җыелган артык май калдыкларын, холестеринны чистартып булмыймы соң?
    - Юк, сосудлар канализация торбасы гына түгел. Дөрес аңларга кирәк, холестерин молекулалары кан тамырына гына ябышмаган, алар бер күзәнәкле иң нечкә катлам аша эчкә үтеп керәләр, кан тамыры күперә, зурая, түзә алмыйча шартлый, тромб хасил була. Шул тромблар кан йөрешенә комачау итә. Кешедә инфаркт булырга мөмкин.
    Авыру ул - көрәш
    - Инфарктны булдырмый калу өчен нишләргә?
    - Бу көнгә кадәр яшәрмен дип уйламаган идем, ә менә медицина шул дәрәҗәдә алга киткән ки, хәтта инфаркттан 70-80 процентка саклый торган медицина препаратлары барлыкка килде. Аларны табиб киңәше белән эчәргә була. Ләкин кешене көндәлек дару эчәргә күндерү бик авыр. Чөнки күпләр, аеруча ирләр, үзләрен нәрсәгәдер бәйле булганда, көчсез итеп хис итәләр, дарусыз да яши алам дип саныйлар. Ә авыру ул - көрәш. Сугышта бер генә җиңүче була. Йә авыру сине алып китә, йә син аны тимер бияләйдә тотасың. Бу сугышта дарулар - көчле корал. Бер көн генә дә дару кабул итмәсәң, двигательгә май салмаган кебек.Ул дарулар зыянлы түгел, медицина контролен узганнар. Гомер буе эчсәң дә була. Шуңа да бу хакта кеше уйлансын иде.
    - Гадәттә, гел шулай бит инде ул, үз башыңа төшмәсә, белмисең, килеп төртелгәч кенә дәвалану турында уйлый башлыйбыз.
    - Шулай шул, алдан кисәтү чаралары күрелсә, күп авыруларны булдырмый калыр идек. Моны мәктәп яшеннән үк сеңдерергә кирәк. Хәзер бу өлкәдә эш алып барыла инде, мәсәлән, Республика клиник хастаханәсендә ике атнага бер тапкыр пациентларга инфаркт авыруын кисәтү чаралары турында сөйлибез.
    - Йөрәк авыруының беренче билгеләре нинди?
    - Гадәттә, эссе көннәрдә, һава торышы кискен үзгәргән вакытта кешеләр хастаханәләргә еш мөрәҗәгать итәләр, кыш буе өйдә торганнан соң, дачаларга барып бакча эшләренә тотыну да йөрәк өчен авыр. Күкрәк турысында чәнчү, пешерү тойса, йөрәк авырулы кеше нитроглицерин төймәсе кабарга тиеш. 3 минут көткәннән соң, авырту узмаса, тагын бер төймә эчәргә, тагын 3 минуттан да хәл яхшырмаса, ашыгыч ярдәм хезмәте чакыртырга кирәк. Дөрес, беркайчан да нитроглицерин кулланмаган, әле беренче генә тапкыр йөрәгеннән зарланган кешеләргә бу даруны эчәргә кирәкми. Ул кинәт кан басымын төшерергә мөмкин. Бу даруны 500 миллиграмм аспиринга алыштырсагыз була. Иң мөһиме - көтәргә ярамый, кеше бит гел нидер көтә, авыру узар ди, таң атсын, балалар кайтсын ди. Миокард инфаркты авыруы бер сәгать эчендә тарала. Шул вакыт аралыгында кешенең кан тамырларындагы кан әйләнеше системасы җайга салынмаса, йөрәкнең бер мускулы үлә дигән сүз. Татарстанда бу эш белән тәүлек буе шөгыльләнүче җиде оешма эшли. Ә миокард үлдеме, йөрәктә җәрәхәт барлыкка килә, ритм эшчәнлеге бозыла, тын алу авырлаша.
    Йөрәк өчен иң яхшысы - ял
    - Йөрәк өчен иң яхшысы нәрсә?
    - Ял. Йөрәк организмны бары яхшы эшләгәндә генә кан белән тулысынча тәэмин итә ала. Ә ул ял иткәндә генә эшли.
    - Йөрәк эшчәнлеген яхшырту өчен берәр диета тәкъдим итмисезме соң?
    - Диетасы юк, шәхсән үзем майонез ашамаска, тозлы ризыклардан ерак торырга һәм тәмәке тартмаска киңәш итәр идем. Сәламәт кешегә көненә 5-6 грамм тоз рөхсәт ителә, ә йөрәк авырулы кешеләр 1-2 грамм белән чикләнергә тиеш. Бер селедка балыгында 20 грамм тоз. «Шуба астындагы балык»ның ни дәрәҗәдә йөрәк өчен авыр икәнен чамалыйсыздыр. Никотин исә холестерин молекулаларының кан тамыр­лары катламнарына үтеп керү процессын тизләтә.
    - Йөрәк авыруларын булдырмый калу өчен тагын нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк?
    - Мин пациентларымнан өч нәрсәне сорыйм. Кан басымы, холестерин күрсәткече һәм пульс тибеше. Йөрәк авырулы кешенең пульсы минутына 60 тапкырдан да артыграк типмәсә яхшы. Сәламәт кеше өчен бу күрсәткеч 90 булырга мөмкин. Кан басымы кабул ителгән нормалар буенча уртача - 120, авыру кешеләр өчен 140 норма булып санала. Шунысы да бар, кеше кан басымы югары күтәрелеп тә моны сизми икән, бу организм өчен яхшы түгел.
    Димәк, йөрәк системасы стресс кичерә, кан тамыр­лары тонуста дигән сүз.
    - Үләннәр белән дәвалануларга ничек карыйсыз?
    - Элекке заманнарда дарулар да булмаган, кеше магия, үләннәр белән дәваланган. Боларның хәзер дә тәэсире бардыр, мөгаен, кешенең үз үзен ышандыру дигән нәрсә дә көчле бит. Тик мин, табиб буларак, мондый медицинага ышана алмыйм, әлбәттә. Могҗиза булыр дип тә көтә алмыйм, без бүген, хәзер кешенең йөрәген сакларга тиешбез.
    «Авыру ул - көрәш. Сугышта бер генә җиңүче була. Йә авыру сине алып китә, йә син аны тимер бияләйдә тотасың. Бу сугышта дарулар - көчле корал. Бер көн генә дә дару кабул итмәсәң, двигательгә май салмаган кебек».


    Эльвира МОЗАФФАР

    Шәһри Казан

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: