Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Инфекционистлар җәен көне буе урамда сакланган салатлар һәм сушилар ашмаска киңәш итә

Соңгы ике атнада ризык белән агулануның биш катлаулы очрагы булган.

Җәй көне агуланмас өчен нинди ризыклар ашамаска икәнен Агафонов исемендәге Республика клиник инфекцион хастаханәсе баш табибы урынбасары Юлия Созинова Татарстан Премьер-министры Ләйлә Фазлыева уздырган туры эфирда сөйләде.

Соңгы ике атнада ризык белән агулануның биш катлаулы очрагы булган, бер пациентны хәтта ИВЛ аппаратына да тоташтырырга туры килгән, дип сөйләде Созинова.

Эчәк инфекцияләрен булдырмас өчен сатып алганда ризыкка игътибарлы булырга кирәк, диде табиб. Җәй көне озак вакытлар дөрес сакланмаган суши һәм роллылар, салкын кабымлыклар, салатлар, пирожныйлар ашамаска киңәш ителә.  

Фото: pixabay.com

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев