Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иннополиста тавыш бирү уңаеннан сайлау участогы янында күккә һава шары күтәрелде

Иннополиста яшәүчеләр шәһәрдә Татарстан парламентына сайлауларда беренче тапкыр тавыш бирә.

Сайлау көнне, 8 сентябрьдә, Иннополиста тавыш бирү участогы янында күккә һава шары күтәрелде. Шул рәвешле, Иннополис мэриясе шәһәрдә яшәүчеләр өчен участок урнашкан урынны билгеләде һәм барысын да сайлауга чакырды.

«Бүген безнең шәһәрдә зур вакыйга, Иннополиста яшәүчеләр беренче тапкыр Татарстан парламентына сайлауларда катнаша. Быел бездә 200дән артык кеше мәктәптә оештырылган участокта тавыш бирәчәк. Халык сайлауда активлык күрсәтер дип өметләнәм», - диде Иннополис шәһәре мэры Руслан Шагалиев.

Аның әйтүенчә, һава шары җирле халыкка тавыш бирү урынын күрсәтү өчен җибәрелгән.

Иннополиста яшәүчеләр Татарстан парламентына сайлауларда беренче тапкыр тавыш бирә – Дәүләт Советына моңарчы үткәрелгән сайлауда җирле халык өчен иң якын участок шәһәр янындагы авылда оештырылган иде.

Хәзерге вакытта шәһәр территориясендә бер сайлау участогы бар.  

Фото: Артур Казанцев

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев