Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Инвалидлар оешмасында яңа рәис

13 августта Район инвалидлар оешмасының чираттан тыш VI конференциясе булды.

Аның эшендә Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татарстан Республикасы оешмасы рәисе Рифат Ганибаев, район җитәкчеләре катнашты.

Конференция делегатлары шәхси гаризасы нигезендә инвалидларның район оешмасы рәисен вазифасыннан азат итү турындагы мәсьәләне карадылар һәм Рафаэль Мөхәммәдиевның үтенечен канәгатьләндерделәр. Район башлыгы Рәис Миңнеханов нәтиҗәле эшләгәне, халык белән тыгыз элемтәдә булганы өчен Рафаэль Гали улын Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Делегатлар шулай ук Рифат Ганибаевның Рафаэль Мөхәммәдиевны оешманың Мактаулы рәисе итеп сайларга дигән тәкъдимен дә бертавыштан хупладылар.

Район оешмасы рәисе итеп бертавыштан Альфред Мөхәммәтнәҗип улы Габдерахманов сайланды. Ул 1952 елда Иркутск шәһәрендә туган. Югары хәрби танк училищесында белем ала. 1977-1989 елларда Балтач, 1989-1997 елларда Саба районы хәрби комиссариаты комиссары булып булып эшли. 1997-2012 елларда - магистраль газүткәргечләрнең Шәмәрдән линия-производство идарәсендә иминлек хезмәте башлыгы.

Нурхан Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев