Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Җир сәгате" акциясе: иртәгә районда бер сәгатькә утны сүндереп тору сорала

29 март көнне Татарстан халкы "Җир сәгате" халыкара акциясендә катнаша алачак. Моның өчен кичке 20:30 сәгатьтә төгәл 60 минутка утларны сүндереп торырга кирәк булачак. Чара ел саен кыргый табигать Дөньякүләм фонды тарафыннан үткәрелә. Март аеның соңгы шимбәсендә уздырыла торган бу акциянең максаты - халыкка әйләнә-тирәнең экологик яктан пычрану проблемасы барлыгын...

29 март көнне Татарстан халкы "Җир сәгате" халыкара акциясендә катнаша алачак. Моның өчен кичке 20:30 сәгатьтә төгәл 60 минутка утларны сүндереп торырга кирәк булачак.

Чара ел саен кыргый табигать Дөньякүләм фонды тарафыннан үткәрелә. Март аеның соңгы шимбәсендә уздырыла торган бу акциянең максаты - халыкка әйләнә-тирәнең экологик яктан пычрану проблемасы барлыгын искә төшерү. Бер сәгатькә электр энергиясеннән баш тартып тору аша һәркем үзенең бу мәсьәләгә битараф булмавын белдерә ала.

Әйтергә кирәк, әлеге акция дөньякүләм дәрәҗәдә елдан-ел популярлаша. Мәсәлән, узган ел "Җир сәгате"ендә 150гә якын илдә барлыгы 2 миллиардтан артык кеше катнашкан.

Шунысы мөһим, акциядә теләге булган һәркем катнаша ала. Моның өчен бүлмәләрдә утны, компьютерларны, бина яктырткычларын, реклама элмәләрен, телевизор һәм өстәл лампаларын сүндерү дә җитә. Ә менә урам яктырткычларына, светофор һәм сигнализацияләргә акцияне оештыручылар тимәскә киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев