Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ир сөяркәсеннән кайткан хатынын кыйнап үтергән

Бу парның алты баласы махсус учреждениеләргә урнаштырылган

Лаеш районы Нармонка авылында 49 яшьлек ир-ат үзе белән яшәүче 35 яшьлек сөйгәнен үтергәнче кыйнаган, дип хәбәр итә бүген Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.

1 нче декабрь көнне иртән Лаеш районы Нармонка бистәсе йортларының берсендә тәнендә күп санлы җәрәхәтләр булган 35 яшьлек ханымның гәүдәсе табыла. Әлеге факт буенча РФ ТКның ТР буенча идарәсе Биектау районара бүлегендә РФ ҖК 111 нче маддәсенең 4 нче өлеше (сәламәтлеккә авыр зыян китереп, саксызлык аркасында үлемгә китерү) буенча җинаять эше кузгатылган.

Якынча мәгълүматларга караганда, ханым 49 яшьлек ир-ат һәм 6 бала белән яшәгән, балалары гаилә хәле какшау аркасында, махсус учреждениегә вакытлыча урнаштырылган булган. Җинаятьтә шикләнелүче ир-ат үзенең гаебен таныган һәм алкоголь исереклелеге халәтендә ир өйгә башка ир-ат яныннан кайткан сөйгәнен кыйнавы турында әйткән. Ханым кыйналудан соң ванна бүлмәсенә кергән, бер сәгатьтән ире аны үле килеш тапкан.

http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/12/03/116197/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев