Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Ире аны полиция белән куркытып тоткан»: Луиза Хәйруллинаның банктан 23 миллионны ничек урлаганлыгы билгеле булды

Азамат Галин — җәмәгать эшлеклесе, ул банктан 23 миллион сум урлаган Луиза Хәйруллинага яхшы адвокат тапкан. Бу көннәрдә ул гаепләнүченең ире белән очрашып сөйләшкән, дип хәбәр итә Bash.News.

Луизаның иренең кәефе шәп, көр күңелле, кулында кыйммәтле смартфон һәм ул үзен төрмәгә утыртмасаларына ышана, ди Галин.

«Акча кайда?» дигән сорауга ул «юк» дип җавап биргән. Марат әйтүенчә, аның хатыны акчаны берьюлы алып чыкмаган, ә ике ел дәвамынңда аз-азлап кына алып кайткан. Марат исә, ул акчаларны брокерлык ставкаларына куйган һәм һәрвакыт аларны оттырган. Хатынын ул тиздән җиңәчәк дип юмалый-юмалый банктан акча алып кайттырган.

Социаль челтәрләрне кулланучылар фикеренчә, берничә ел дәвамында банкка «сиздерми генә» аннан акча урлау ул — фантастика. Чөнки һәр банк кич белән инкассация үткәрә. Андый суммаларның юклыгын анда сизми калу мөмкин түгел, ди алар.

Азамат Галинга сөйләгәннәр буенча, ир кеше хатынын «акча алып кайтмасаң, полициягә хәбәр итәм» дип куркытып торган. Ул көн саен хатынына басым ясап, тиздән ул акчаларны отачак һәм кире кайтарачак, дип ышандырып, тагын аз гына, дия-дия урларга мәҗбүр иткән.

Качкан көнне алларның миллион сумнан кимрәк кына акчалары булган. Алар аны алганнар да качканнар. Казанга килеп җиткәннәр, телефоннан балалары да үзләре дә шалтыратмаган. Аларны ничек тапканнарын әле алар һаман аңлый алмыйлар икән.

Луизаны Казанда кулга алдылар. 23 миллион урлаган хатын 10 елга ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.

Фото: pixabay.com

tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев