Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ирек Миңнәхмәтов: Миңгәр Сабан туе түләүсез һәм Татарстанда иң яхшысы булачак

Бәйрәмнең төп вакыйгасы, билбау көрәше буенча дөнья чемпионаты булачак.

Татарстанның Саба районы Миңгәр авылында узачак Сабан туена керү башка еллардагы кебек үк түләүсез булачак. Шуңа да карамастан, оештыручылар аны киң масштабта уздырырга тырыша. Бу хакта “Татар-информ”га бәйрәм спонсорларының берсе,”Татспиртпром” АҖ генераль директоры Ирек Миңнәхмәтов әйтте.

“Миңгәр Сабан туе һәрвакыт бушка булды һәм шулай булып калачак та. Бары тик машина йөртүчеләрдән генә 100 сум акча алачаклар. Бу махсус җиһазландырылган, саклана торган тукталышта машина калдыру өчен алына”, - диде Ирек Миңнәхмәтов.

Моңа кадәр матбугат чараларында мәйданга керүне түләүле итәргә җыеналар һәм җыелган акчалар хәйрия максатларында тотылачак дигән мәгълүмат чыккан иде.

Миңгәр авылы Сабан туе Татарстан авылларында уза торган Сабантуйларның иң масштаблысы булып санала. Бәйрәмнең төп вакыйгасы билбау көрәше буенча дөнья чемпионаты булачак. Ул 17-18 яшьлек батырлар арасында дөнья беренчелеге белән бергә узачак.

Моннан тыш, традицион булмаган ат чабышлары була. Анда катнашучылар арбага җигелгән эш атларында узыша. Шулай ук халык уеннары, триатлон, су ярышлары кебек чаралар да үткәрелә. Бәйрәм салют белән тәмамлана.

Фото: архив/Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев