Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ирек Шәрипов футбол чемпионатының татар милләте өчен файдасы турында сөйләде

“Әлбәттә, бу уеннарның Казанда, Татарстанда узуы безнең милләтебезне башка шәһәрләргә, илләргә танытуга зур мөмкинлекләр бирә”, - диде ул.

Татарстан Республикасы халыкларының Дуслык йорты директоры Ирек Шәрипов футболның татар милләте өчен тәэсире турында сөйләде. Бу хакта сорауга ул чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә – IT-паркта җавап бирде.

“Әлбәттә, бу уеннарның Казанда, Татарстанда узуы безнең милләтебезне башка шәһәрләргә, илләргә танытуга зур мөмкинлекләр бирә. Кызганыч, безнең халкыбыз, Казаныбыз, республика турында мәгълүмат бик чикләнгән. Татарларның башкаласы нинди була, халкының холык-фигыле нинди икән, нинди ризыкларны яраталар, кешеләр белән ничек аралашалар – аны китаптан укып белеп булмый. Турыдан-туры аралашу безнең өчен отышлы дип уйлыйм, чөнки татарлар үзләренең кунакчыллыгы, киң күңеллелеге, уен-көлке яратуы белән һәркемне үзенә карата ала. Казанга килгән һәркем безгә карата җылы хисләр белән китәчәк. Ачык, кунакчыл булырга кирәк. Безгә моңа өйрәнәсе юк, без болай да шундый”, - дип билгеләп узды.

Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев сүзләрен искә төшереп, ул: Безгә килгән кеше, һичшиксез, позитив белән китәчәк”, - диде.

Фото: Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев