Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ирек Шәрипов Казанда яшел троллейбус йөртүче хиҗаб кигән хатын-кыз турында сөйләде

Татарстан халыкларының Дуслык йорты директоры “Татмедиа”да журналистлар бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасында катнашты.

“Яшел троллейбусны йөртүче хиҗаб кигән хатын-кыз күп милләтле һәм күп динле заманча Казанны сурәтли”, - диде бүген Татарстан Республикасы халыкларының Дуслык йорты директоры Ирек Шәрипов. Бу турыда ул “Татмедиа” матбугат һәм гаммәви багланышлар буенча республика агентлыгында үткән журналистлар бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасында сөйләде.

Ирек Шәрипов фикеренчә, милләтара мөнәсәбәтләр һәм милли сәясәт мәсьәләләре темасы һәркемгә дә кагыла.

Татарстан халыкларының Дуслык йорты директоры үзе шаһит булган бер вакыйганы исенә төшерде. “Иртән балам белән мәктәпкә барабыз. Карыйм, якында гына матур, яңа, яшел троллейбус бара. Һәм шул троллейбусны хиҗаб кигән матур хатын-кыз йөртә. Бу ханым яшел троллейбусны иртәнге Казан буйлап алып бара. Бу - Казан өчен өр-яңа картина, бу – безнең тормыш”, - диде Ирек Шәрипов.

Аның сүзләренчә, Казанда төрле халыклар культурасын пропагандалау максатыннан узучы чаралар бик күп. “Күптән түгел яһүди музыкасы фестивале үтте. Фестивальгә танылган җырчы Жасмин килгән иде. Әмма ул Жасмин булып түгел, яһүди кызы Сара булып чыгыш ясады. Аның репертуарында төрле милли җырлар күп икән”, - диде Ирек Шәрипов.

Фото: Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев