Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Иректә мин кемгә кирәк соң

    Төрмә. Бу сүзне әйтүгә үк каз тәннәре чыгып, гәүдә чемердәп куя. Ирексездән: "Аллам сакласын!" - дип пышылдыйсың. Эш белән рес­публика төрмәләренә килеп чыкканчы, биредә утыручыларны вакыты белән кызганып та куя идем. Әмма алар белән очрашкач, бөтенләй башка фикергә киләсең икән. Биредә кеше үтергән, талаган, наркотиклар тараткан, балигъ булмаган балаларны көч­ләгән...

    Төрмә. Бу сүзне әйтүгә үк каз тәннәре чыгып, гәүдә чемердәп куя. Ирексездән: "Аллам сакласын!" - дип пышылдыйсың. Эш белән рес­публика төрмәләренә килеп чыкканчы, биредә утыручыларны вакыты белән кызганып та куя идем. Әмма алар белән очрашкач, бөтенләй башка фикергә киләсең икән.

    Биредә кеше үтергән, талаган, наркотиклар тараткан, балигъ булмаган балаларны көч­ләгән өчен утыралар. Араларында дәүләт милкенә кызыккан түрә­ләр дә бар. Карап торышка алар бар да бер төсле кебек. Бер үк кием, йөз-кыя­фәт­ләренә кадәр охшашлык бар. Барысын да начар юлга баскан өчен ирегеннән мәхрүм итү бер­ләштерә.

    Минем гаебем юк
    Кайсы гына төрмәгә барма, шушы сүзне ишетәсең. Яшел Үзән районы, Түбән Карамалы бистәсендә урнашкан 5 нче номерлы төрмәгә наркотиклар тараткан өчен килеп эләккән Айрат та үзен гаепле санамый.
    - Яшь чак бит. Беренче тапкыр үләнне армиядә татып карадым. Ошады. Әле анда эчә дә идек. Өйгә кайткач, тагын әфьюнга үрелдем. Бернәрсә дә эшлисе килми, көннең ничек узганын сизми дә калам. Рәхәт­лекнең чиге юк иде. Кызлар да күп булды. Үзем төсле наркоманнар белән дә тиз дуслаштым. Ул вакытта әниемнең түк­кән күз яшьләре! Әти иртә үлгәч, кияүгә дә чыкмый, мине ялгызы үс­терде бит ул. Ә мин аның йөзенә нинди оят китердем. Әле дә яныма килеп йөри. Мин эләк­кән вакытта спайслар рөхсәт ителә иде. Кесәмдәге 1 грамм наркотик белән эләгеп, 7 елга утырттылар. Хәзер бу эше­мә бик үкенәм. Әмма мең кат үкенүдән дә файда юк. Кылган начар гамәлең өчен җавап тотасы икән шул. Әмма төшен­келеккә бирелмим әле. Миңа 27 яшь кенә. Тагын 3 елдан иреккә чыгам. Үземне яхшы тотканга алданрак җибәрмәсләрме әле. Шартлы рә­вештә чыгу мөмкин­леге алыр өчен, биредә тәртип бозмаска тырышам. Иректә әнием көтә. Өйләнеп, гаилә корасым, балалар үстерәсем ки­лә,- ди ул.


    Гомер әрәм узды
    Биредә озак вакытка хөкем ителгән кешеләр дә бар. Мансур абый үзенең ничек килеп эләккәнен тәфсилләп сөйләргә яратмаса да, соңыннан ачылып ук китте. Аның язмышы бигрәк үкенечле. Ул да бит яшьлегендә матур гына гаилә корып җибәргән. Тик хәмер белән булган дуслыгы харап итә аны. Мансур абыйның дүрт баласы бар. "Нигә дип кенә шешә белән дуслашканмындыр инде. Ул вакытта бик күпләр эчте шул. Кемдер үлеп котылды, кемдер минем кебек гөнаһ кылды. Кызу канлылык белән нәрсә эш­ләгәнне белми дә калдым. Әмма мин моны эшләдем. Ялгыштым. Барысына да хәмер гаепле. Ярты гомерем биредә узды. Монда эләккәндә 26 яшь иде миңа. Олы балама - 7 яшь, иң кече кызыма 1 яшь иде. Шөкер, балаларым минем барлыкны белеп үсте. Кызыма хәзер 17 инде. Хатыным бигрәк әйбәт кеше булды. Ташламады бит. Берүзе дүрт балабызны аякка бастырды. Ник бер тапкыр мине гаепләсен! Иректә мине көтеп яши. Аңа рәх­мәтем зур минем. Яра­туым, аның миңа булган мөнәсәбәте яшәремә көч бирә. Тагын өч елым калды. Шартлы рә­вештә җибәр­мәсләрме дип язып караган идем, юк шул әле. Гаиләм белән яшисем килә. Юләрлек белән эшләнгән хатам аркасында дөньяның бар ямен, бала­ларымның тәпи кит­кәнен, "әти" дип дәшкәнен ишетми калдым. Эх, вакытны кире кайтарып булса..."



    Юрий да биредә күп еллар утыра икән. Ул ни өчен эләккәнен яшереп тормый.
    - Кеше үтердем. Дусларым урам малайлары иде минем. Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың, диләр бит әле. Мин дә шулай булдым. Начар йогынтыга тиз бирештем. Бервакыт бергә эчкән малай белән низагка кердек. Начар сүзләр әйтешә башладык. Ул арада сугышып киттек. Мин катырак сукканмын. Танышым егылып китте. Ул барып төшкәч тә, кыйнавымны дәвам иттем. Үлгәнен белгәндә соң иде инде. Эшләгән гамәлемне яшер­мәдем. Гаебемне шунда ук таныдым. Әти-әнием шулкадәр яхшы тәрбия биреп үстергән иде мине. Шулай да кыек юлга керер өчен озак кирәк булмады. Кеше гомеренә кагылдым. Биредә сигезенче елымны утырам. Ияләндем инде. Туган йортым, әти-әнием сагындыра. Алар мине уйлап, авыруга сабышты. Үземне бик тә гаепле саныйм. Төрмәгә эләккән кеше тормышның мондый ха­ләтенә дә ияләнә икән. Ә ирек­тәгеләр бездән дә катырак борчыла, кайгыра. Ялгышлык белән эшләнгән гамәл өчен гомернең иң матур елларын сарыф иттем. Хәзер мин иректә кемгә кирәк инде? Утырып кайткан кешегә кияүгә дә чыгучы булмас, яшь тә бара.

    Тукран тәүбәсе булмасмы?
    Биредә кем белән генә аралашсам да, иреккә чыккач, башка андый юлга басмыйм, дигән булалар. Ә бит кире төрмәгә әй­ләнеп кайтучылар да байтак. Алар хәтта иректә ничек яшисен дә оныта икән. Аеруча озак утырган кеше без алып барган тормышны кабул итә алмый, ди. Моңа мисал итеп, бер танышымны китереп була. Озак еллар төрмәдә утырып кайтты да, ки­редән үз тиңнәрен табып, эчүгә сабышты. Туган йортының ямен җибәрде. Еллар буе улының кайтуын көткән әнисенә дә кул күтәрде. Ана түзмәде. Башка районга күченеп китте. Ә теге абзый тагын начар гамәл кылды. Әллә ничә кат тимер рәшәткә артына эләгеп, моннан бер ел элек вафат булды. Ә бит кайчандыр ул да: "Башка начар эш эшләмәм. Гаилә корам",- дигән иде. Хәзер туган йорт тәрәзәләре моңаеп утыра. Улының хәсрәтен әнисе дә күтәрә алмады. Аның ел ашына ул да мәңгелеккә китеп барды.

    Ватаным Татарстан

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: