Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иркутск өлкәсендә торак йортта газ шартлаган – корбаннар бар

Коткаручылар бинадан 100 кешене чыгарган, аларның 15е йортның газ шартлаган подъездында яшәгән.

Якшәмбе көнне Иркутск өлкәсенең Усть-Кут шәһәрендә күпфатирлы йортта газ шартлаган. Беренчел мәгълүматлар буенча, фаҗига аркасында бер кеше үлгән, 5се зыян күргән. Бу хакта ТАСС агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иткәннәр.

“Беренче каттагы фатирда җирле вакыт белән 11.50 сәгатьтә (6.50 сәгать – Мәскәү вакыты) газ шартлаган, бер кеше үлгән. Йорттан 100 кеше чыгарылган, аларның 15е газ шартлаган подъезда яшәгән”, диелгән коткару хезмәте хәбәрендә.

Шартлау аркасында беренче һәм икенче кат арасындагы корылма җимерелгән, тәрәзә пыялалары коелган. Икенче каттагы ир-ат һәлак булган, газ шартлаган фатирдагы тагын бер ир-ат хастаханәгә озатылган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Иркутск өлкәсе идарәсе мәгълүматлары буенча, йорт газга тоташтырылмаган. Беренче катта ремонт эшләре барган.

Фото: Ильнар Тухбатов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев