Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җирле үзидарәләрдә халыкның мөрәҗәгатьләрен, үтенеч-гозерләрен тыңлыйлармы, әллә?..

Җирле үзидарәләрдә халыкның мөрәҗәгатьләре, үтенеч-гозерләре белән эшләүгә тиешле игътибар - хакимияткә ышанычны ныгыту чарасы. Әмма кайчак гозере булып килгән кеше белән күзгә-күз карап сөйләшүдән читләшәбез. Йомшак кәнәфиләргә утыргач, үзебезнең кем булуыбызны, кайдан килүебезне онытырга ярамый, билгеле. Район прокуратурасы җирле үзидарә органнарында гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе турындагы законнарның үтәлешен тикшереп, моны...

Җирле үзидарәләрдә халыкның мөрәҗәгатьләре, үтенеч-гозерләре белән эшләүгә тиешле игътибар - хакимияткә ышанычны ныгыту чарасы. Әмма кайчак гозере булып килгән кеше белән күзгә-күз карап сөйләшүдән читләшәбез. Йомшак кәнәфиләргә утыргач, үзебезнең кем булуыбызны, кайдан килүебезне онытырга ярамый, билгеле. Район прокуратурасы җирле үзидарә органнарында гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе турындагы законнарның үтәлешен тикшереп, моны онытып җибәрүчеләрнең барлыгын ачыклады.

"Россия Федерациясендә гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе турында" Федераль закон (02.05.2006, №59) нигезендә дәүләт, җирле үзидарә органнары яки вазифаи зат мөрәҗәгатьләрнең объектив, һәрьяклап һәм вакытында, зарури булган очракта мөрәҗәгатьне җибәргән кеше катнашында каралуын тәэмин итә",- диелә район прокуроры ярдәмчесе Энҗе Фәйзетдинова редакциягә җибәргән мәкаләдә.- Килдебәк, Шәмәрдән, Арташ җирле үзидарәсе органнарында мөрәҗәгатьләрнең тулы һәм вакытында каралмавы ачыкланды. Мисалга, Шәмәрдән авыл җирлеге башкарма комитеты Э.Мортазинаның, Е.Степанованың торак мәсьәләсе буенча 2013 елның 21 июнендә җибәргән язмача хатына җентекле һәм объектив булмаган җавап биргән.

Закон мөрәҗәгатьләргә язмача җавап бирелүен таләп итә. Шуңа да карамастан, Саба, Югары Симет, Олы Кибәче, Тимершык, Шәмәрдән җирле үзидарәләрендә дә кешеләрнең мөрәҗәгатьләренә язмача җаваплар бирелмәгән. Әйтик, Г.Галләмова Саба шәһәр җирлегенә - 2013 елның 5 февралендә, И.Киорогло һәм В.Степанова 5 июльдә мөрәҗәгать иткән булганнар. Әмма алар язмача җавап алмаганнар.

Җирле үзидарәләр хәл итү үз компетенцияләренә кермәгән мөрәҗәгатьләрне теркәлгәннән соң 7 көн эчендә тиешле органга яки вазифаи затка җибәрергә тиешләр. Әлеге таләп Шәмәрдән авыл җирлеге башкарма комитетында үтәлмәгән. Мисалга, Р.Нәбиуллина йортын авария хәлендә дип тануны сорап язган язмача мөрәҗәгате район ведомствоара комиссиясенә 9 көннән соң гына җибәрелгән.

Шулай ук халыкның гаризалары белән эшләү тәртибен бозу очраклары Килдебәк, Мишә, Тимершык, Олы Кибәче, Югары Симет авыл җирлекләрендә дә ачык­ланды. Әлеге җирлекләрнең башлыклары исеменә закон таләпләрен бозуларны бетерү таләбе белән прокурор тәкъдиме кертелде.

Моннан тыш Саба шәһәр, Шәмәрдән, Тимершык, Олы Кибәче авыл җирлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләренә карата административ эш кузгатылып, материаллары судка бирелде. Хәзер алар каралу стадиясендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев