Саба таңнары

Ирләрнең кадерле чагы, бу хакта үзләре генә белми

Ирләрнең кадере бетте, тормыш хатын-кызлар кулына күчте, дип еш зарланалар. Ә бит уйлап карасаң, нәкъ киресе булып чыга тормышта. Ир-атларның дәрәҗәсе артты хәзер. Бу хакта үзләре генә белми. Әнә бит гаиләләрен ташлап чыгып китү берни тормый кайберләренә. Чөнки андыйларны кабул итәргә әзер булган башка хатын-кызлар җитәрлек. Бергә 20 ел яшәгәннән...

Ирләрнең кадере бетте, тормыш хатын-кызлар кулына күчте, дип еш зарланалар. Ә бит уйлап карасаң, нәкъ киресе булып чыга тормышта. Ир-атларның дәрәҗәсе артты хәзер. Бу хакта үзләре генә белми. Әнә бит гаиләләрен ташлап чыгып китү берни тормый кайберләренә. Чөнки андыйларны кабул итәргә әзер булган башка хатын-кызлар җитәрлек.

Бергә 20 ел яшәгәннән соң, күршебезнең ире хатынын, бала-чагасын калдырып, өеннән чыгып китте. Интернет аша берәү белән танышкан икән. Әлеге виртуаль мәхәббәткә гаиләсе дә, инде үсмерлек яшенә җиткән балалары да киртә булмаган. Авырлык белән генә корган ояны, нигезне таркату бик җиңел икән. Лилия белән Фәрит тә яратышып өй­ләнешкәннәр иде югыйсә. Сыеныр почмаклары булмаганда, бер елга алты фатир алмаштырып, берсеннән икенчесенә күченеп йөргәндә, торак өчен бурычка акча алып яшәгән заманнарда, ире хыянәт итәр дә башка хатын янына чыгып китәр дип әйтсәләр, Лилия андыйлар белән сөйләшеп тә тормас иде. "Бар да әйбәт булачак, менә күрерсең, бу вакытлыча гына, мондый мәшә­катьләрне Аллаһы Тәгаләнең сынавы дип кенә кабул итәргә кирәк", - дип кочагына алып юата иде бит аны ире.

Ә сынауларның зуррагы алдарак булган икән. Инде менә алар хәзер еллар буе төзегән йортларын бүлешәләр. "Гаилә таркала башласа, берни коткармый икән, - ди Лилия. - Балаларга да, төзе­гән өйгә дә исе китми икән андый кешенең. Баштарак бик елаган идем. Хәзер инде тынычландым. Иң мөһиме - Аллаһы Тәгалә балалар хәсрәте күрсәтмәсен. Ир киткәнгә кайгырмыйм".

Мондый очраклар, кызганыч, гадәти күренешкә әверелеп бара. Менә тагын бер хат. "Ирем белән кеше арасына чыккан саен, аның яшь кызларны зур кызыксыну белән күзәтүен сизәм. Гаилә корганыбызга 25 елдан артык вакыт узып китте. Моңа кадәр ул миңа карата бик игътибарлы, назлы, ягымлы иде. Хәзер нишләргә дә белмим: берни сизмәгәндәй дәшмәскәме, әллә җәнҗал куптарыргамы?" - дип борчуларын уртаклаша Фәридә исемле укучыбыз.
Чыннан да нишләргә? 40-50 яшенә җиткән ирләрне сүз белән генә акылга утыртып буламы? "Бу яшьтә ирләр урта яшь кризисын кичерә, алар наз эзли.

Үзләрен гел яшь егет кебек тоясылары килә. Күзләре яшь кызларга да төшкәли. Ирләрнең гаиләдән китүен факт итеп кабул итегез. Кире кайтыр да яңадан кавышырбыз, дип үз-үзегезне өметлән­дермәгез. Үткән­гә юлларны япсагыз, әйбәтрәк булыр. Мондый хәлдә ничек тынычланыргамы? Тотыгыз да ирегезгә бөтен сүз­ләрегезне, хис-кичереш­ләрегез, үпкә-ачуларыгызны хат итеп языгыз. Ә аннары хатны теләсә нишләтә аласыз, әйтик, утка ягарга яки үткән тормышның ачы тәҗрибәсе итеп сакларга мөмкин, - дип киңәш бирә психологлар. - Ирләрнең, аерылышкач, яңа гаилә кору очраклары да күп.

Оныклар сөяр яшьтә яңа гаиләдә "яшь әти"гә әверелеп куялар. Бу - ир-атка вакытлыча яшьлегенә кайтырга булыша-булышуын. Әмма үз-үзеңне ничек кенә алдарга тырышсаң да, табигатьне алдап булмый. Һәм картлык барыбер киләчәген онытмаска кирәк. Фә­ридә ханымга исә иренә карата игътибарлырак булырга, гаиләсен саклап калырга тырышырга кирәк. Дәшми калып та булмас, җәнҗал куптаруның да ахыры хәерле бетмәскә мөмкин. Шуңа күрә бу турыда ирегез белән ачыктан-ачык сөйләшеп карагыз".

Куркытып кына булса...


Ирегез өйдәге эшләрне башкарырга булышамы? Алар сезгә киңәшче була аламы? Төрлесе булырга мөмкин. Әлбәттә, ху­җа­би­кәләрнең күбесе үзләренә ярдәм иткәнне ярата. "Һөҗүм"гә күчкән­че башта ирләрнең көчле һәм көч­сез якларын ачыклыйк. Аларны берничә төркемгә бүләргә була.


Иске карашлы ир


Мондый ирләр гадәттә соң­гы ун еллыктагы үзгәреш­ләрне берничек тә кабул итә алмый. Алар фикеренчә, ир кеше акча табарга, ә хатын-кызның урыны плитә янында булырга тиеш.


Киңәш


Әлбәттә, андый ирләр белән бәхәсләшеп булмый, аларны көч­ләп эшләтү дә мөмкин түгел. Иң башта җайлап кына хуҗалык эшләренең никадәр авыр булганлыгын аңлатырга кирәк. Га­лимнәр кызыклы бер ачыш ясаган: кер үтүкләүне - ташчы хез­мәте, идән юуны йөк машинасын йөртү белән чагыштырырга мөмкин икән. Гомумән алганда, көне буе өйдә утырган хуҗабикә 80 чакрым арага чапкан велосипедчы кадәр көч түгә. Шуңа күрә кер һәм савыт-саба юу машиналары, йорт эшендә булыша торган төрле заманча җиһазлар сорау бер дә гөнаһ түгел инде. Әгәр өйдә генә утырасыз икән, эшкә урнашам һәм хуҗалык эшләрен икегә бүләргә туры киләчәк дип тә куркытырга мөмкин. Тик боларның барысын да матур, йомшак һәм аңлаешлы итеп әйтү мөһим. Шул ук вакытта һәрвакыт аны яратуыгызны белгертеп тору да кирәк. Сезгә никадәр авыр булуын аңлап, ул ярдәмгә ки­лергә тырышыр.


Ир - партнер


Бу төркемгә кергән ирләр баштан ук сезнең белән бөтен эш­ләрне дә бүлешеп эшләргә, һәр­вакыт ярдәмгә килергә әзер. Ир­тән йомырка тәбәсе пешерү, шим­бә саен тузан суырту - алар өчен гадәти хәл. Андыйлар һәр­вакыт хә­ләл җефетенең хәленә керә, авырганда яки берәр мөһим эш чыкканда йорт эшләрен дә үз кулына алырга әзер. Ләкин бу әле андыйлар идеаль ир дигән сүз түгел.


Киңәш


Ирегезне беркайчан да җаны теләмәгән эшне башкарырга мәҗ­бүр итмәгез. Һәрбе­ребезнең дә яратмый торган эшләре бар. Әмма сездән күбрәк акча эшлә­гән, хезмәтендә югарырак күтә­рел­гән өчен генә ирне өй хез­мәтеннән азат итү дә дөрес түгел. Ирләр белгән күнекмәләрен бик тиз онытырга сәләтле.

("Ватаным Татарстан", /№ 79, 05.06.2015/)

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: