Саба таңнары

Ирсез бала тәрбияләү җиңелме

Элек ире белән аерылган яки башка сәбәпләр аркасында ялгызы гына бала үстерүче әниләргә кызгану хисе белән карыйлар иде. Ләкин бүгенге көндә ялгызың гына бала тәрбияләү - гадәти күренеш кебек, моңа беркем аптырамый да, гаҗәпләнми дә. Киресенчә, хәзер андый хатын-кызларны мөһим адымга баручы мөстәкыйль кеше итеп кабул итәләр. Алай гына түгел,...

Реклама

Элек ире белән аерылган яки башка сәбәпләр аркасында ялгызы гына бала үстерүче әниләргә кызгану хисе белән карыйлар иде. Ләкин бүгенге көндә ялгызың гына бала тәрбияләү - гадәти күренеш кебек, моңа беркем аптырамый да, гаҗәпләнми дә. Киресенчә, хәзер андый хатын-кызларны мөһим адымга баручы мөстәкыйль кеше итеп кабул итәләр.

Алай гына түгел, ялгыз бала үстерүче аналарның тормышы кайбер тулы булган гаиләләрнекеннән күпкә җитеш тә әле. Мәсәлән, бер танышым берничә ел элек ире белән аерылгач, улын үзе генә тәрбияли башлады. Әллә ни дәрәҗәле урында да эшләми ул, шулай да яхшы хезмәт хакы ала, фатиры, машинасы бар, өстәвенә улын төрле түгәрәкләргә йөртә. Ул бала шулкадәр акыллы һәм сөйкемле. Дөрес, теләгән вакытта әтисе белән күрешә икән. Бүгенге көндә мондый гаиләләр җәмгыятебездә бик күп.

Бөтенләй әтисез калган гаиләләр дә бар. Казанда яшәүче бер дус кызымның ире фаҗигале төстә вафат булды. Кечкенә генә кызы белән берьялгызы калды. Әлбәттә, ул балага әтисенең кинәт каядыр югалуы, өйгә кайтмавы турында аңлату гаять авыр булды. Әнисенә хәтта психологка мөрәҗәгать итәргә туры килде. Берничә елдан соң дустым бер татар егете белән танышты. Хәзер аңа кызы "әти" дип эндәшә. Менә бу очрак һәр балага да әти назы, җылысы кирәкне аңлата. Ана кеше никадәр генә тырышса да, әти урынын да алыштыра алмый шул, баланың "әти" дип эндәшәсе килә...

Беренче карашка, бала үстерү җиңел кебек тоелса, соңыннан кайбер әниләр күңел төшенкелегенә бирелә. Алар баланың тизрәк үсүен теләп, үз тормышын җайларга омтыла башлый. Психологлар фикеренчә, мондый тулы булмаган гаиләдә дә бала акыллы һәм бәхетле булып үсә ала. Менә берничә киңәш:

1. Балага мөмкин кадәр күбрәк игътибар бирегез. Гадәттә, ялгыз аналар көне буе чаба, дөнья куа: акча эшләргә, баланы тәрбияләргә, тормыш алып барырга кирәк. Эштән арып кайтып, ашарга пешереп, өй җыештыргач, еш кына бала белән уйнарга, шөгыльләнергә хәл дә, көч тә калмый. Ә бала, киресенчә, балалар бакчасыннан яки мәктәптән әнисен сагынып кайта. Шуңа күрә өйне, уенчыкларны балагыз белән бергәләшеп җыештырыгыз. Бу рәвешле бала мөстәкыйльлеккә өйрәнәчәк. Вакыты белән мактап та куярга онытмагыз.

2. Өйдә ир заты юклыгы сизелмәсен. Бала әтисен юксына, аның игътибарына сусый икән, башка ир-атлар белән аралаштырыгыз. Мәсәлән, дәү әтисе, абыйсы, дус егетләрегез, танышларыгыз белән. Кунакка ешрак йөрегез. Бу малайларга ир кеше эшли торган эшләрне өйрәнергә, ә кызларга ир кешеләр белән аралашырга өйрәнергә ярдәм итәчәк.

3. Гомерегезне балага гына багышламагыз. Беркөнне балагыз үсеп җитеп, өйдән чыгып китәр, зур тормышка аяк басар. Әгәр бу вакытка кадәр сез үз тормышыгызны җайламасагыз, балагызның тормышына кысылып, үзегезгә игътибар таләп итеп яшәячәксез. Моны булдырмас өчен, сезнең белән танышырга теләгән ирләрне кире какмагыз, танышыгыз, аралашыгыз. Әнисе бәхетле булса, бала да бәхетле булачак! Бәлки балагыз өчен яңа әти таба алырсыз һәм, кем белә, бәлки ул үз әтисеннән дә яхшырак булыр. Ләкин шул ук вакытта балага беркайчан да үз әтисе турында начар сүз әйтмәгез. Бигрәк тә кыз балага бу начар тәэсир итәчәк, үсә төшә ир затына нәфрәт кичерүе бар.

Баланы яратырга кирәк. Баланы әтисез тәрбияләүдә бу иң мөһиме. Әни - баланың иң якын кешесе, дусты, таянычы. Шуңа күрә һәрдаим аны яратуыгыз хакында әйтеп торыгыз, тормышында очраган авырлыкларны бергә җиңегез. Кыз бала өчен сез - матур, көчле, кайгыртучан хатын-кыз үрнәге, ә ир бала өчен гүзәллек һәм яхшылык символы. Әгәр бала ярату һәм җитәрлек игътибар кочагында үссә, ул беркайчан да үзен ялгыз хис итмәс, үз-үзенә бикләнмәс, киресенчә, аралашучан булыр.



Танылган җырчы, 11 яшьлек Әмир исемле ул үстерүче Лилия Хәмитова фикере: "Улым белән икәү генә яшәсәк тә, Әмир әтисе белән аралашып тора. Шуңа күрә аның юклыгы сизелми дә. Улыма әтисен үрнәк итеп куям, әтисе аның өчен авторитет. Әти кешене аяк астына салып ташларга ярамый. Әмирнең әтисе - мишәр, холкы кырысрак, мин аны акыллы усал дияр идем. Әмир тыңламаса, "әтиеңә шалтыратам" дим. Бу - баланы куркыту түгел, бала әтисеннән шүрләргә тиеш. Быел Әмир 5нче сыйныфка барды. Бассейнга йөриячәк, сәнгать мәктәбенә бирдем. Мин аны киләчәктә архитектор итеп күрәм, рәсем-сызымга сәләте бар. Баланың нинди өлкәдә сәләте бар, шунда тартырга, шул сәләтне үстерергә кирәк. Ялгызы гына бала үстерүче аналарга киңәшем: югалып калмаска, нык һәм сабыр булырга. Иң мөһиме: бала ятимлекне сизмәскә тиеш".

Эльвира ШАКИРОВА
Интертат.ру

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: