Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иртәгә Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза

Иртәгә, 9 апрельдә, Казанның 9 мәйданчыгында авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узачак.

Традицион шимбә ярминкәләре түбәндәге сәүдә нокталарында оештырыла:

- Авиатөзелеш районында - Ленинград урамы, 27, "Бәхетле" сәүдә комплексы каршындагы мәйданчыкта;

- Яңа Савин районында - Ямашев проспекты, 71а, "Бәхетле" сәүдә үзәгенең машина кую мәйданчыгында;

- Вахитов районында - К.Тинчурин урамы 13, "Иске шәһәр" префектурасы һәм Достоевский урамы белән Волков урамы киселешендәге мәйданчыкта;

- Киров районында - Краснококшайский урамы, 152/2, "Җиләкле бистәсе" сәүдә үзәге каршындагы территориядә;

- Мәскәү районында - Г.Коләхмәтов һәм Восстание урамнары киселешендә, "Пятерочка+" супермаркетына каршы территориядә;

- Совет районында - Аграр урам, 2, "Казан" агросәнәгать комплексы" һәм Дәрвишләр бистәсендә Липатов урамы, 7, "Дәрвиш" базары территориясендә;

- Идел буе районында - Җиңү проспекты, 48а, "Чулпан" мәдәни үзәге каршындагы мәйданчыкта.

Ярминкәләр шулай ук Яшел Үзән районының Октябрьский поселогында "Яңа Тура" технополисы территориясендәге 1 нче павильонда да узачак, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X