Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Исемеңне куеп сөйләш

Һәр сүзеңне уйлап әйт, чыгып очса, тотып булмый, ди халык әйтеме. Тик соңгы арада мәгълү­мат чаралары аша бер-бер артлы явып торучы шаккатыргыч хәбәрләр­гә караганда, кемнең ни әйткәнен чамаламый да башладык бугай. Кайберәүләр кешегә шун­дук гаеп тагарга да күп сорап тормый хәзер. Мәгъ­лү­мат чараларында җавап­лы­лыкның чиге бармы? Бу сорауга “Ватаным Татарстан” һәм “Республика Та­тарс­тан” газеталары оеш­тыр­­ган “түгәрәк өстәл”дә җа­вап эзләделәр.

Татарстан буенча Тик­шерү комитеты сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Шишмареваның үлеменә бәйле җинаять эшен кузгатудан баш тартты. Шартлы срокка гына хөкем ите­лергә мөмкин булган түрә ни өчен үз-үзенә кул салган? Әнә шул сорауга җавап эзләгән арада Татарстан профсоюзлары федерациясе рәисе Татьяна Водопьяновага каршы җи­наять эше кузгату тирәсендәге вакыйгалар “куера” башлады. Кешегә гаеп тагу өчен суд карары чыкканны да көтәргә кирәкми бүген. Тик сүз белән бу кадәр астыртын рәвештә уйнарга ярыймы? “Түгәрәк өс­тәл”гә җыелган республика мәгълүмат чаралары вәкил­ләре фикеренчә, моңа ки­чекмәстән чик куярга кирәк. “Ватаным Татарстан” газетасы баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров әйтүенчә, без моны бергәләп кенә башкарып чыга алабыз. Очрашуның төп максаты да шунда.


“ТНВ” каналы генераль директоры Илшат Әминов тармактагы проблемаларны да атады. “Аерым шәхесләргә кагылышлы суд карарына кадәр язылган язмаларда тиз­рәк “гаепле” тамгасын тагып куярга ашыгалар, – диде ул Татарстанның элеккеге юстиция министрының улы Илдар Кормановка бәйле эшне искә төшереп. – Кешегә пычрак ату бик җиңел. Илдар Корманов очрагында да шул ук хәл килеп чыкты. Югыйсә суд аны аклады. Әмма бу хакта бел­мичә дә калдык бугай”. Замана күренеше – “троллинг”, ягъ­ни аралашу даирәсендә махсус рәвештә коткы тарату турында да искә алдылар. Мондый хәбәрләрнең йөзе дә, авторы да юк, барысы да аноним. Шуңа күрә ни те­ләсәләр, шуны язалар. “Анонимлык үз-үзеңә кул салуга кадәр китереп җиткерергә мөмкин”, – диде Илшат Әми­нов. Мисал эзләп ерак йөрисе дә юк. Елена Шишмаревага бәйле хәлләр күз алдында. “Объективлык та югалды. Әле кайчан гына каләм әһелләрен хис-тойгыларга бирелмичә язарга, ярлык такмаска дип өйрәтсәләр, бүген барысы да киресенчә”, – диде “ТНВ” җитәкчесе. Социаль челтәр­ләрне, аерым алганда, Телеграм каналларны да искә алды ул. “Алар өчен бернинди закон язылмаган. Укучылары бар. Әмма хокукый яктан җа­вап тотмыйлар”, – диде Илшат Әминов.


“Без ачык булырга омтылабыз, – диде Татарстан Пре­зи­ден­ты­ның мәгълүмат-ана­лиз идарәсе җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев. – Аноним рә­веш­тә язу ул – җәзасызлыкка да китерә. Шуңа күрә бу хакта уртага салып сөйләшергә, җәмәгатьчелек фикерен барлыкка китерергә кирәк. Без әлеге мәсьәләгә мөнәсәбәте­безне ачыклап бетереп, үз сүзебезне әйтергә тиеш”. КФУ­ның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе кафедрасы җитәк­чесе Светлана Шәйхетдинова әйтүенчә, мондый “түгәрәк өстәл”ләрне даими үткәреп торырга кирәк. “Җәмәгатьче­лек фикере нәрсә яхшы, нәрсә начар икәнен чамалап бетерә алмый. Аңа гел аңлатып тору зарур. Мәсәлән, бүген кешегә яла ягу, аңа каныгу начар икәнен төшендерү кирәк. Чөнки хәзерге җәмгыять бик агрессив. Үз-үзебезне сазга батырабыз”, – диде ул.


КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе җитәкчесе Леонид Толчинский социаль челтәрләрдә исемсез генә бәя бирүне үз-үзеңне хөрмәт итмәү дип бәяләде. Аның каравы, анонимлык бүген кәттә санала. “Хәтта дәрәҗәле шәхесләр арасында да рәсми булмаган чыганакларга таянып сөйләүчеләр бар”, – диде ул. Аның әйтүенчә, журналис­тикада җаваплылык мәсьә­ләсендә төгәл чикләр юк. “Иң мөһиме, бу хакта сөйләшә башларга кирәк. Җәмәгать­челек фикере бик тиз үзгәрә бит ул. Ә мәгълүмат чаралары сыйфат түгел, сан артыннан куучыларга әйләнеп бара. Сайтка керүчеләр, теге яки бу язманы бәяләүчеләр исәбен арттырам дип чапканда әхлак кануннары турында, гомумән дә, оныталар”, – ди Леонид Толчинский.


“Түгәрәк өстәл”дә катнашкан Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова да теге яки вакыйгага бәя биргәндә бик сак булырга кирәклеген әйтте. “Пәнҗешәмбе көнне Хөкүмәт йортында узган брифингта журналистлар Татьяна Водопьяновага бәйле җинаять эше турында сорагач та, суд карарын көтәргә киңәш иттем. Бу – зур саклык таләп итә торган четерекле мәсьәлә. Кайбер мәгълүмат чаралары социаль челтәр­ләрдәге мәгълүматларга таянып кына язудан да тарсынып тормый”, – диде ул.


Сайтта язмага бәйле аноним фикерләр проблемасы турында “KazanFirst” порталы баш редакторы Кирилл Шлыков та әйтте. “Аларны рәсми рәвештә урнаштырганчы, укып чыгабыз. Сер түгел, төшереп калдырырга да туры килә. Чөнки килеп ирешкән фикерне сайтка “элү” ул – җа­ваплылык та әле”, – диде җитәкче. Мондый аноним фикерләрнең кайдан килеп чыгуын да аңлатырга тырышты ул. “Бүген җәмәгатьчелектә мәгълүмат җитми, – ди Кирилл Шлыков. – Теге яки бу оешмага шалтыраткан журналисттан уттан курыккан кебек шүрлиләр. Каләм әһеле мөрәҗәгать итә икән, димәк, ниндидер начарлык бар дигән күзаллау бар. Югыйсә мәгълүмат булмау тагын да куркынычрак нәтиҗәгә китереп җиткерергә мөмкин”.


“Республика Татарстан” газетасының баш мөхәррире Александр Латышев масса­күләм мәгълүмат чаралары турындагы законны камил­ләш­терергә кирәк, дигән фикердә әнә. Сүз иреге бар, әмма җаваплылык та булырга тиеш. Бу хакта сөйләгәндә Татарстан Журналистлар берлеге юристы Этери Ильина намуска тап төшерүдән сак­лау­ны күздә тоткан тагын бер закон турында искә төшерде. “Илнең Гражданлык кодексы бөтен кеше өчен дә бертигез дәрәҗәдә кагыла, – диде ул. – Физик затмы ул, юридикмы, киресен исбатлаганчы, аның намусы чиста булып санала”. Әнә шул хакта онытмаска иде.

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев