Исерек айныса...
Якын дустым тагын югалды. Кайда икән бу дип аптырап-йөдәп йөргәндә, юлыма килеп тә чыкты. “Эчеп яттым”, – ди. – Ничә көн? – 30га якын. – Кит аннан. Ничек исән калдың? – Исән калдың дип, хәзер бик нык авырыйм, әле башым чуала, әле йөрәгем кага... Дустымның кичерешләрен сезгә дә тәкъдим итәм.
Беренче көн
Йөз грамм эчәргә дип кафега кердем. Бер ел элек йөз грамм 20 сум тора иде, хәзер 50 сум икән. Алдым. Килеп утырдым. Бик озак эчәчәк аракыма карап тордым. Ни өчен озак кына карап торуымның сәбәбен беләм, бераз эчкәч туктый алмыйм мин, запойга китәм. Әллә эчмим микән, дип уйлап та бетерә алмадым, каршымда утырган марҗа (бер ел элек тә ул шунда утыра иде):
– Нәрсә, аракыңа карап каттың инде, дигәч йөз граммны йотып куйдым. Биш минуттан тәнемә ләззәт таралды. Аракы кан юллары буйлап шаулап узды. Айлыйм, бу чын ләззәт түгел, уйдырма. Әмма инде мин бүтән дөньяга күчкән идем. Телефонымны алып авылга шалтыраттым: “Хәзер кайтам, көтегез”, – дидем. Тик ничек кайтырга? Ул авылга бит автобус йөрми. Дустым Илшатка шалтыраттым (аның машинасы бар), ул риза булды. Илшат белән киттем туп-туры авылга. Авылга хәтле 70 чакрым. Бензинны минем акчага тутырдык та очтык. Авылга кайтып җиткәнемне хәтерлим, калганын юк. Исергәнмен. Кайтканда әле тагын өч ярты алуымны гына чамалыйм.
Икенче көн
Икенче көнне үземнең фатирымда, үземнең диванымда уянып киттем. Нәрсә бу? Мин бит авылда булырга тиеш. Соңыннан белдем, исереп егылгач, Илшат мине машинасына салып кире Казанга алып кайтып киткән икән. Тордым. Киендем. Баш чатный. Киттем кибеткә, иренне чылатырга. Үзем генә эчә алмыйм, ниндидер ике адәм белән аракыны бушаттык. Бушаткач кесәмә тыгылсам, бер телефоным юкка чыккан. Ярый әле фатир ачкычы урынында. Ул юкка чыкса, нишләр идең?
Унынчы көн
Эчәм.
Унбишенче көн
Эчәм.
Егерменче көн
Эчүне дәвам итәм.
Егерме бишенче көн
Үземне генә түгел, чит-ятларны да аракы белән сыйлыйм.
Утызынчы көн
Айныдым. Ай, бу айнуны дошманыңа да күрсәтмәсен. Акча беткән. Баш авырта. Туңдыра, йә кыздыра. Фатирга, телефонга, интернетка, газга-суга түлисе бар. Эшкә чыгарга кирәк. Бүтән аракыны авызыма да алмыйм. Булды! Җитте! Бөтен аракы кибетләрен утка тотам. Ник кенә эчә башладым соң мин?! Хәчтрүш тә инде үзем! Юньсез! Булды, җитте, үзеңне кулга ал!
Әйтергә онытып торам икән, дустым, тагын шулай эчүеңне дәвам итсәң, кабер өстендә синең хакта шундый язма пәйда булырга мөмкин: “Ул 1975-2013 елларда яшәде”. Син шуны телисеңме? Ә шулаймени?! Мә, салам алайса тагын йөз грамм...
Россиядә һәр елны аракы эчеп ярты миллион кеше үлә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев