Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ишетмәүчеләр һәм телсезләр намазны ничек укырга һәм дога кылырга тиеш?

Гыйбадәт кылу вазыйфасына килгәндә, ишетмәүчеләр һәм телсезләр башка мөселманнар кебек үк санала. Шуңа күрә алар намаз да укырга, ураза да тотарга һәм башка гыйбадәтләрне дә кылырга тиеш.

Намазда гадәттә “Аллаһу әкбәр” дип, кереш тәкъбир әйтергә һәм сурәләр укырга кирәк. Әмма ишетмәүчеләр һәм телсезләргә тәкъбирне һәм сурәләрне йөрәк аша үткәрсәләр дә (күңелдән (эчтән) укысалар) җитә, аларга тел белән әйтү кирәкми. Кешегә көче җитәрлек кенә йөкләмә йөкләнә (Әл-Фәтавәл-Хиндия, I, 69; Ибн Абидин, Раддул-Мухтар, II, 181).

Алар доганы да йөрәк белән кылалар. Уйлап, йөрәк белән шуны сорыйлар. Алар күрә һәм яза беләләр, ләкин сөйләшә алмыйлар. Шуның өчен Аллаһы Тәгаләдән теләкләрен күңелдән сорыйлар.

“Ярдәм” мәчете имамы Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәнов.

Фото: http://www.tatar-islam.com

http://www.tatar-islam.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев