Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иштуган авылында яшәүче яше олы дип тормаган - саткан

Районда ялган аракы сату фактлары бар. Шушы көннәрдә район прокуратурасы суррогат спиртлы эчемлек саткан өчен Иштуган авылында яшәүче 74 яшьлек А.га карата кузгатылган җинаять эше буенча үткәрелгән суд утырышында дәүләт гаепләүче булып катнашты. Тикшерү күрсәткәнчә, А. 19 май көнне авылдашына сәламәтлек өчен куркыныч аракы саткан. Аракыда пентанол, бутанол, изобутанол, ацетон...

Районда ялган аракы сату фактлары бар. Шушы көннәрдә район прокуратурасы суррогат спиртлы эчемлек саткан өчен Иштуган авылында яшәүче 74 яшьлек А.га карата кузгатылган җинаять эше буенча үткәрелгән суд утырышында дәүләт гаепләүче булып катнашты. Тикшерү күрсәткәнчә, А. 19 май көнне авылдашына сәламәтлек өчен куркыныч аракы саткан. Аракыда пентанол, бутанол, изобутанол, ацетон кебек агулы кушылмаларның күп күләмдә булуы ачыклана. Суд РФ Җинаятьләр кодексының 238нче маддәсе 1нче бүлегендә каралган җинаятьне кылуда гаепле дип табылган А.ны 6000 сум штрафка тарту турында карар чыгарды.
Рөстәм Сәлахов,
район прокуроры, өлкән юстиция киңәшчесе.
Редакциядән.
Сатып алынган алкогольле эчемлекнең чынмы, ялганмы икәнлегенә шикләнәсез икән, аны дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына кереп (uslugi.tatar.ru) ачыкларга мөмкин. Шешә капкачында күрсәтелгән партиянең теркәлү номерын яисә штрих-код өстендәге номерны язганнан соң, алкогольле эчемлекнең исеме, шешәнең күләме, катылыгы, җитештерү датасы турында мәгълүмат аласың. Мәгълүматлар туры килсә, эчемлек сыйфатлы дигән сүз. Киресенчә булган очракта, продукцияне сатып алудан баш тартырга һәм кичекмәстән ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең кайнар линия телефонына (843) 278-92-79 шалтыратырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев