Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иске Икшермә кадет мәктәбе укучылары “Казан–Санкт-Петербург–Казан” маршруты буенча теплоходта сәяхәттә булды [+фото]

Иске Икшермә кадет мәктәбе укучылары күптән түгел "Казан - Санкт-Петербург - Казан" маршруты буенча теплоходта сәяхәттә булды. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек һәм Ленинградны блокададан азат итүгә 70 ел тулуны билгеләп үтү уңаеннан оештырылган чарада укучылар 17 шәһәрдә булган. - Сәяхәт турында әйткәннән соң, кадетлар арасыннан иң яхшы укучы, ярышларда...

Иске Икшермә кадет мәктәбе укучылары күптән түгел "Казан - Санкт-Петербург - Казан" маршруты буенча теплоходта сәяхәттә булды. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек һәм Ленинградны блокададан азат итүгә 70 ел тулуны билгеләп үтү уңаеннан оештырылган чарада укучылар 17 шәһәрдә булган.

- Сәяхәт турында әйткәннән соң, кадетлар арасыннан иң яхшы укучы, ярышларда урын алучыларны сайладык. Кадетлар биш районнан җыелган иде. Балаларга бу сәяхәт бик ошады. Сугыш һәм тыл ветераннары белән таныштылар, Советлар Союзы Геройлары да бар иде. Балалар үзләрен гел яхшы яктан гына күрсәтеп, ветераннарга булышып алар белән сугыш турында кичәләр оештырдылар. Ундүрт көн буе барган чара кысаларында үткән ярышларда безнең укучылар гел беренчелеккә ирешеп, дистәләп грамота һәм бүләкләргә ия булды, - ди укучылар командасының җитәкчесе Ирек Мостафин.

Сәяхәт кылган укучылар арасында Шәмәрдән тимер юл станциясе начальнигы булып эшләгән Разак Шириев та бар иде.

- Сәяхәтне ошаттык, бик тетрәнеп караган урыннары да булды, - ди ветеран сәяхәт хакында. - Сугыш онытырлык түгел инде ул.

Безнең яшьтәшләр яуга бармаса да, күпне күрдек. Бала вакыттан ук хезмәткә тотынсак та, анысы түзәрлек иде, ә менә ачлык үзәккә үтте.

Бүгенге яшь буынга элек йортларны җылыту өчен ташкүмер яктылар, аны Шәмәрдәндәге тимер юл станциясендә төннәрен озын чиратлар торып алып кайталар иде дисәң, һич ышанмаслар. Ә булган бит тимер юл станциясенең гөрләп торган һәм вагон-вагон товар килгән чаклары. Сугыш елына кадәр туып, балалык чакларында юклык, ачлык белән җәфа чиккән малайларның хәтта хыялы да булган анда эшләү. Югары Симет авылы урамында тузан туздырырга да вакыты калмыйча, унөч яшеннән кул арасына керә башлаган Разак та хуҗалык сыерларын көтүгә алып чыккач, бер ялгызы калган мәлләрдә шулай хыялланган. Авыл янәшәсендәге тимер юл аша үткән йөк төягән поездларның рельс буйлап "йөгерүе" алга матур киләчәккә, югары үрләргә канатландырган аны. Ул чакларны сөйләгәндә Разак аганың күзләренә яшьләр килде. Авыл малае өчен, чыннан да, буй җитмәслек биеклек кебек тоелгандыр ул чакта. Шул рельслар буйлап "йөгергән" хыяллар алып килә дә инде аны станциягә. Килгәч тә йөк поездларында кондуктор булып эшли башлый. Аларның билгеле тукталышка килеп җитүен, кузгалып китүен хәбәр итә. Аннан соң шунда ук оператор, кизү торучы, начальник урынбасары булып хезмәт куя. Унсигез яшендә бирегә килеп, гади эшчедән хезмәт юлын башлаган Разак Шириев егерме биш ел станция начальнигы булып эшләп лаеклы ялга чыга.

- Көненә иллешәр вагон йөк кайткан чаклар бар иде. Аларда ташкүмер генә түгел бит, дүрт районны тәэмин итәрлек азык-төлек тә шуннан килә. Вагоннарны вакытында урнаштырып барырга кирәк, шулай итмәгәндә аның артыннан тагын икенчеләре кайта. Ерак юллардан киләләр бит, кайчагында төнен дә чыгып китәргә туры килә. Әле берсендә хатыным Фәһимәне дә алып чыктым үзем белән, - дип хатирәләргә бирелеп ала ветеран. Тормыш иптәшен искә төшергәндә тагын бер моңсулык йөгерә йөзенә. Гомере буе укытучы булган Фәһимә апа белән үткән көннәрне, бергәләп балалар үстергән чакларын сагынырга, юксынырга гына калган икән.

Яшь һәм өлкән буыннар арасындагы рухи чылбырны ныгыту, тарихны киләчәккә тапшыру өчен патриотик рухтагы мондый чаралар ике як өчен дә файдалы. Кадет укучылары да, тыл ветераны Разак ага Шириев та шул фикердә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев