Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Искәндәр Гыйләҗев, Ислам тарихи урыннары туристлар күңеленә сеңеп калырга тиеш, дип саный

"Минем өчен иң әһәмиятлесе - безнең төбәктә тарихны сакларга тырышу, шуның ысулларын табу", - ди галим.

Ислам дине белән бәйле тарихи урыннар туристлар хәтеренә сеңеп калырлык мәгълүмат бирергә тиеш. Тарихчы-галим, Татарстан Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев шундый фикердә. Бу хакта ул "Милли тормыш һәм дин" IX бөтенроссия татар дин әһелләре форумы кысаларында изге урыннарга багышланган секция утырышында әйтте.

Аның сүзләренчә, Ислам диненә кагылышлы тарихи урыннарның әһәмияте турында сөйләгәндә, тарихны өйрәнү ни өчен кирәк дигән сорауга җавап биргәндә югалып калабыз. "Мин университетта студентлардан сорагач та, алар миңа ятланган "тарихы белмәгән кешенең киләчәге юк" дигән сүз белән җавап бирә. Ләкин мин аларга, аңлатып карагыз, дим, гади сүзләр белән аңлата алмыйлар. Шуннан мин аларга киңәш бирәм: тарихны һәрвакыт кеше биографиясе, кеше тормыш юлы белән чагыштырып карарга кирәк, дим. Һәр кеше җәмгыятьнең, милләтнең бер өлеше. Аның тормыш юлы - аның тарихы. Кешенең тарихын милләт тарихы белән чагыштырырга була", - ди ул.

Искәндәр Гыйләҗев татар тарихына, ислам тарихына кагылышлы истәлекле урыннар бихисап булса да, иң борынгы чор турында каберлекләр, зияратлар, кабер ташлары гына сөйләвен әйтте. "18-19 гасырларда гына истәлекле биналар, архитектура һәйкәлләре килеп чыга. 19 йөздән генә чын-чынлап күрерлек һәм сакларлык тарихи урыннарыбыз бар. Борынгырак чорда исә, 90-95 проценты - ул зияратлар, кабер ташлары. Минемчә, безнең чыгышларда тәҗрибәгә игътибар бирелергә тиеш. Минем өчен иң әһәмиятлесе - безнең төбәктә тарихны сакларга тырышу, шуның ысулларын табу", - ди галим.

Искәндәр Гыйләҗев туризмга тукталып: "Турист бит ул авыз ачып аһ-ваһ дип йөрүче генә булырга тиеш түгел. Ислам дине белән бәйле тарихи урыннар бар, алар яңгырап торырга, туристларга сеңеп калырлык мәгълүмат та бирергә тиеш дип саныйм. Киләчәк перспектива турында уйланабыз икән, җитдирәк карарага кирәк. Модага иярү түгел, ә тәрбия булсын иде", - диде ул.

Фото: Гөлнара Гарифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев