Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Искәндәр Гыйләҗев: Төрмәдә утырган ярлыкны әтидә беркайчан да сизмәдем

Галим "Татар-информ"га Аяз Гыйләҗев турындагы истәлекләрен сөйләде.

Гаиләдә ир кешенең үз сүзе булырга тиеш! Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев әйтте.

Исегезгә төшерәбез, бүген Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗевның тууына 90 ел тулды. Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында әдипне искә алу чарасы булып узды. Бер төркем язучылар, артистлар һәм галимнәр язучының каберенә чәчәкләр салды. Чарада язучының хатыны Нәкыя, уллары Мансур һәм Искәндәр Гыйләҗевлар да катнашты.

“Безнең әти бик үзенчәлекле кеше иде, – ди Искәндәр Гыйләҗев. – Бер яктан бик кырыс, икенче яктан бик нечкә күңелле кеше. Характерындагы шушы ике каршылык аңарда органик рәвештә яшәде. Йә кызып китә, кычкырып җибәрә, дәртләнеп китә, йә киресенчә, моңсуланып куя торган иде. Әти тәрбиясенә килгәндә, ул бик органик иде, кешечә булды. Ул безне һәрвакыт белемле итәргә тырышты. Өчебезгә дә берәр чит телне өйрәнүне таләп итте. Совет вакытында чит тел беркемгә дә кирәк булмаган заманда, әти безгә чит тел өйрәнергә кирәген төшендерә алды. Күз алдына китерегез, совет чорында чит илләргә чыгу мөмкинлеге юк. Гамәлдә кулланырга мөмкинлек юк дигән сүз. Ә әтинең алдан күрә белүе нәтиҗәсендә без чит тел өйрәндек. Мансур да, мин дә немец телен үзләштердек, Ришат безнең инглиз телендә яхшы сөйләшә. Вакыт узгач, тел белүебез кирәк булды бит. Без шәһәрдә яшәдек, шулай да әти авыл, табигатькә еш алып чыга иде. Адәм баласының тормышын бизи торган төшенчәләрне бәләкәй чактан тоеп үстек. Гади тормыш күренешләренә мәхәббәт уятырга тырышты. Хәзер ата-ана балаларына игътибар итәргә ялкаулана, алар белән шөгыльләнми. Ә безнең әти һәрвакыт белемгә омтылуыбызны һәм табигатькә якын торуыбызны кайгыртып яшәде. Әле дә хәтерлим, төнге сәгать 2дә торып, көймәдә балык тота торган идек. Әти эшләпәсен киеп, матур итеп тормышындагы хәлләрен сөйли торган иде”.

Галим Искәндәр Гыйләҗев “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына биргән әңгәмәсендә гаиләләрендә ана теле торышын да әйтеп узды. “Безнең гаиләдә беркайчан да тел каршылыгы тормады. Безнең белән әби яшәде, ул гомумән рус телен белми иде. Ничектер без урамда, мәктәптә русча сөйләшсәк тә, өйгә ул телне кертмәдек. Табигый килеп чыкты, хәзер инде үзебезнең гаиләләрдә дә бу традиция дәвам итә. Балаларыбыз өйдә татарча сөйләшә.Беркайчанда тел каршылыгы булмады, кызым татар телендә шигырьләр яза. Оныкларыбыз белән дә ана телендә аралашабыз. Телләре татарча ачылды, балалар бакчасында, мәктәптә русча сөйләшсәләр дә, өйдә ана теле хәкимлек итә”.

Язучы Аяз Гыйләҗев катлаулы һәм гыйбрәтле тормыш юлы узган шәхес. Студент чагында ук инде, “советка каршы коткы таратуда һәм милләтчелектә гаепләп”, кулга алына. Сталин репрессиясенең фаҗигасен “татырга” мәҗбүр ителә. Тормышның әлеге мәктәбе гаиләдә үзен сиздергәнме соң?

“Әти әйтсә, каты әйтеп куя торган гадәте бар иде, – ди Искәндәр Гыйләҗев. – Гомумән гаиләдә ир кешенең үз сүзе булырга тиеш! Әтинең үз сүзе бар иде, ул болай тәбәнәк кенә кеше иде. Ләкин миңа ул баһадир, киң гәүдәле кебек тоела. Эш куша икән, без аны башкарырга тиеш. Әти үз вазифаларын төгәл үтәде. Ир кеше гаиләдә дилбегәне ычкындырмаска тиеш. Төрмәгә килгәндә, анда әтигә физик яктан авыр булган, әмма үзенә күрә ул тормыш мәктәбе дә алган, рухи яктан чыныккан. Төрле кешеләр белән танышкан, тормышка карашы формлашкан. Төрмәдә утырган дигән ярлыкны әти дә беркайчан да сизмәдем. Ә мин бу хакта кечкенәдән белә идем”.

Фото: Салават Камалетдинов

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев