Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Ислам дәүләте" химик корал ясый

Россиядә тыелган "Ислам дәүләте" (ИГ) химик корал ясау өлкәсендә актив эш алып бара, дип хәбәр итә "АП" агентлыгы Гыйрак парламентының куркынычсызлык һәм оборона мәсьәләләре комитеты башлыгы Хәким әл-Замилига сылтама белән. "ИГ химик, аеруча нейропаралитик, корал җитештерү мөмкинлеген алу өчен бик җитди эшли", - дип белдергән ул Гыйрак разведкасы мәгълүматларына таянып....

Россиядә тыелган "Ислам дәүләте" (ИГ) химик корал ясау өлкәсендә актив эш алып бара, дип хәбәр итә "АП" агентлыгы Гыйрак парламентының куркынычсызлык һәм оборона мәсьәләләре комитеты башлыгы Хәким әл-Замилига сылтама белән. "ИГ химик, аеруча нейропаралитик, корал җитештерү мөмкинлеген алу өчен бик җитди эшли", - дип белдергән ул Гыйрак разведкасы мәгълүматларына таянып.
Әл-Замили сүзләренчә, ИГ химик корал эшләү өчен чит илләрдән, шулай ук Гыйрактан экспертлар җәлеп итә алган, шул исәптән әлеге ил хакимиятендә Саддам Хөсәен булган чакта эшләгән галимнәрне.

Әл-Замили билгеләп узганча, соңгы вакытта ИГ тикшеренү лабораторияләре, белгечләр һәм материаллар запасларын Гыйрак территориясеннән Сириянең курынычсыз районнарына чыгарган.

Шул ук вакытта, "АП" мәгълүматларына таягып "Интерфакс" тапшырганча, хәзерге вакытта ИГда химик корау эшләү буенча программа булуның бердәнбер дәлиле - Гыйрак көрдләренә каршы һәм Сүриядә горчица газы куллану.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев