Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Ислам мәдәниятенә мәхәббәтем сурәтләрдә чагыла"

15 декабрь Казанда "Хәзинә" сәнгать галереясендә рәссам, график, сәнгать проектлары авторы Әлфия Ильясова-Саргинның "Җимеш өзүче Мәрьям" дигән күргәзмәсе ачылды. Ул киләсе елның гыйнварына кадәр эшләячәк.

Рәссамның үзенчәлеге – ислам мифологиясенә таянып иҗат итүендә, иҗатында төрле алымнарны бер-берсе белән яраштыра алуында да. Аның тагын бер бәһасез ягы бар: ул төрле берлекләргә бүлгәләнгән, төрле җирләрдә яшәгән рәссамнарны бер темага туплап, бердәм иҗат иттерүгә сәләтле. "Күчмә төргәкләр. Хәбәр", "Urman arte" (Габдулла Тукай иҗаты буенча), "ART экспедия" проектлары әнә шундыйлардан. Әлеге һәм башка хезмәтләре өчен ул Русиянең "Рух, традицияләр, осталык" алтын медаленә лаек булган. Әлфия Ильясова югала баручы алымнарны файдаланып иҗат итүе белән дә аерылып тора. Бу алымнар нидән гыйбарәт? Рәссамны тагын ниләр борчый? Сәнгать әһеле буларак ул хәзерге Казанга нинди бәя бирә? Азатлык әнә шуларны белеште.

– Әлфия ханым, иҗатыгызда төп тема нинди?

– Минем иҗатымда төп тема – мифология. Чөнки мифология ул – хәтер. Хәтер тирәнрәк булган саен, кешенең рухы көчлерәк була.

– Бу темага ничек килдегез?

Күңелем ислам дөньясына, ислам мифологиясенә ятты

– Балачактан риваятьләрне, мифларны ярата идем. Төрле халыкларның мифларын, әкиятләрен укый, туплый бардым. 90нчы еллардан соң мәгълүмати ирек барлыкка килде һәм бу темага ныклап керешү мөмкинлеге туды. Сатуда элек көндез чыра яндырып эзләсәң дә табып булмый торган китаплар күренә башлады. Әйтик, йога буенча әсбапларны беребез тапса, икенчебезгә күчермәләрен ясап тарата идек. Хәзер инде алай кулдан-кулга йөртүнең кирәге калмады. Мин үземне бик озак эзләдем, эзотериканы да, Библия, Коръәнне дә укыдым. Беләсезме, күңелем ислам дөньясына, ислам мифологиясенә ятты. Ә бит гарәпчә укый-яза да белмим. Ә менә азан тавышын яисә матур мәкам белән аятьләрне укуларын ишетсәм, тәнем сафланып, җаным киңәеп китә. Һәрбер күзәнәгем нур белән тулыша кебек. Коръән инде хәзер өстәл китабыма әйләнде. Дөрес, гарәпчәсе түгел, И.Крачковский тәрҗемәсендә укыйм. Ислам мәдәниятенә мәхәббәтем картиналарда чагыла. Аларның һәрберсе ниндидер бер аятьне, сүрәне укыганда туа. Шуңа күрә яннарына Коръәннең шул өзекләрен дә урнаштырам.

– Барысы да Болгарга сәяхәттән соң башландымы?

– Болгарга мин үз юлымны тапкач кына сәяхәт кылдым. Ул вакытта инде үземә ислам дөньясының якын булуын ачыклаган идем. Беренче эшем – "Җимеш өзүче Мәрьям" картинасы булды. Күргәзмәне дә нәкъ шулай атарга булдым. Әлеге картинаны ясаганга быел 25 ел булды. Бу эш минем өчен бик кадерле, чөнки иҗатымда маяк кебек ул. Әлеге рәсем хәзер сынлы сәнгать музеенда саклана. Шуннан китте инде, ялгызым күтәреп чыккан проектлар да булды, төркем оештырып башкарган эшләр дә шактыйга җыелды. Әйтик, “Күчмә төргәкләр. Хәбәр” проекты төрки, фин-угыр рәссамнарын берләштерде.

Әлфия Ильясова-Саргин эше, 100 яшьлек агач кисәгенә эшләнгән
Әлфия Ильясова-Саргин эше, 100 яшьлек агач кисәгенә эшләнгән

 

– Картиналарда Коръәннең билгеле бер сүрәләре чагыламы?

– Алар сүрәләрне укыганнан соң туды, ләкин берсен дә Коръәнне турыдан-туры сурәтләү дип карарга ярамый. Монда минем тормыш фәлсәфәм, шәхси кичерешләрем, дөньяны ничек кабул итүем дә килеп кушыла. Ислам мифологиясе шулкадәр бай, мин аңа көннән-көн күбрәк гашыйк булам. Чөнки ул үзе дә борынгы гарәп мифологиясе, Тәүрат мифологиясе җирлегендә яралган. Картиналарда да шушы чагыла. Бу эшләрне профессор, сәнгать белгече Светлана Червонная да өйрәнгән иде. Әлеге ханым Татарстанның рәсем сәнгате буенча берничә китап язды, “Заманча сәнгатьтә ислам” дигән хезмәт тә аныкы. Менә шушы китабында ул минем иҗатыма зур урын биргән. Светлана Червонная Польшадагы Коперник исемендәге халыкара институтта укыта. Ислам мәдәнияте фәне педагогы буларак, дәресләрендә картиналарымны файдалана икән. Әйтүенчә, студентлар теманы шушы рәсемнәргә таянып җиңелрәк үзләштерә.

– Ә бит бер караганда исламга сурәт ясау туры килеп бетми?

Коръәнне безнең геныбызга язылган хәтер дип кабул итәм

– Дөрес фикер түгел. Фарсыда рәсем ясау беркайчан да тыелмаган. Беренче Коръәннәр дә сурәтләр белән бизәлгән булган. Коръән бит ул башта кәгазьгә язылмаган, аны телдән-телгә күчергәннәр. Мин аны безнең геныбызга язылган хәтер дип кабул итәм. Һәм бу хәтерне кем нинди ысул ярдәмендә яңарта ала инде. Миңа Аллаһы Тәгалә рәсем ясау сәләте биргән. Мин буыннан-буынга күчкән хәтерне менә шул рәвешле чагылдыра алам.

Менә бу дивар – күргәзмәнең башы. Мин аны Яралу дип атыйм. Минемчә, яралу менә шушы ком бөртекләреннән, галәмнән, уттан, хәтта ки пальма ботакларыннан яралган. Миф җирлеге менә шулай барлыкка килгән. Миңа калса, башта күкләр барлыкка килгән. Аннан балчыктан адәм баласы яратылган. Бу яралышны мин Болгардагы агач кисәгеннән һәм шунда табылган, X гасырга караган балчык чүлмәк кыйпылчыкларыннан сурәтләдем. Аннан кешенең тууы... Бу картина “Бул” ("Будь") дип атала, әлеге рәсемдә ак фонда яңа туган бала күлмәге сурәтләнгән. Аннан йолдызларның кушылып планеталар яралышын ясадым.

– Сезнең “Елый торган арыслан” картинасын мистика белән бәйләп аңлаталар. Моның сәбәпләре нидә?

– Бу арыслан "Мәрьям" сериясеннән. 1995 елда аны Мари Илендә узган күргәзмәгә алдылар. Әлеге арысланны мин бик яратам, хәтта әнә шул күргәзмәгә дә теләмичәрәк кенә биргән идем. Ул аннан “елап” кайтты. Игътибар белән карасагыз, аның күз тирәсендә буяу агып, күз яше аккан кебек буразна хасил булган. Бәлки температура төрлелеге шулай тәэсир иткәндер, белмим... Елаган арыслан кешеләрдә зур кызыксыну уятты һәм аны шул ук елны сатып та алдылар. Шулай итеп арысланым белән аерылырга туры килде.

Әлфия Ильясова-Саргин
Әлфия Ильясова-Саргин

– Арт-сәнгатьнең өстенлеге нидә?

– Минем өчен аның өстенлеге – гадилегендә. Чынлыкта бар нәрсә дә бик гади бит. Без генә катлауландырабыз, кирәкмәгән ыгы-зыгылар тудырабыз. Иҗат исә кешегә тынычлык китерергә тиеш. Шуңа күрә мин эшләгәндә фәкать табигый материаллар гына ала башладым. Химик буяулардан да баш тарттым. Ә иң мөһиме – бернәрсә дә уйлап чыгармаска. Аллаһ Тәгалә барысын да биргән, аны күрә белергә генә кирәк. Әйтик мин Зәмзәм коесы турындагы риваятьне бик яратам. Ул Җәбраил фәрештә аягы эзеннән бәреп чыга. Шул аяк эзен бизәк формасында агач уентыгында ясадым. Гап-гади агач пүләнендә менә шушы риваятьне чагылдырып булды. Сүз уңаеннан “Дөньяны яралткан үрдәк” дигән проектта риваятьләр менә шушыный агач кисәкләренә, ташларга, чүлмәк кыйпылчыкларына сыйды да инде. Ә ни өчен үрдәк дисәгез, бик күп халыкларда җирнең яралышын үрдәк персонажы аша сурәтләгән риваять яши икән. Димәк, бу риваять – кешелек тарихының бер чагылышы. Күптән түгел дуслар бик борынгы көзге бүләк иттеләр. Аның кысалары бик матур итеп агачтан эшләнгән, көзге билгеле инде, тоныкланган. Мин тоттым да, шушы көзге урынына үрдәк сурәтен ясап куйдым. Чөнки без көзгедән караганда үзебезне түгел, генетик кодны, хәтерне күрә алабыз. Теләсәк, әлбәттә...

– Күргәзмәнең шактый өлешен график сурәтләр алып тора. Аларны ясау ысулын сез кулланыштан төшеп калды дидегез. Ни өчен рәссамнар аннан баш тартты?

– Мин аларны таштан төшерү ысулында ясадым. Бу – бик җентекле һәм вакытны күп ала торган эш. Игътибар белән карасагыз, сез рәсемдә ташның кытыршылыкларын да шәйли аласыз. Мондый ысулны файдаланганда алдан сурәт ташка ясала, аннары таштан станок аша кәгазьгә күчермәсе алына. Заманча ксерокс булганда бу алым кирәкми дә кебек инде. Ләкин миңа таш хәтере, аның табигыйлыгы кадерле шул. Әлеге техника онытылды дисәк тә, арттыру булмас. Мондый ташлар юк та инде. Мәскәүнең “Сенеж” иҗат йортында гына бар.

– Коръән – өстәл китабым дидегез. Сез дин юлындамы?

Ислам – минем өчен борынгы мәдәният ул

– Коръәнне кешелек дөньясының бөек бер казанышы дип кабул итәм. Аны укыган саен яңа яктан ачасың. Мин андагы һәрбер сүз, мәгънә кодлаштырылган дип саныйм. Коръәннең серләрен әле өйрәнәсе дә өйрәнәсе. Ислам – минем өчен борынгы мәдәният ул. Дөрес, мәчеткә дә йөрим, әмма намаз укымыйм. Миңа Җәләлетдин Руми фәлсәфәсе якын. Ул Аллаһы Тәгалә кешенең күңелендә дигән.

– Сезнең иҗатыгызга белгечләр якты, кысалардан азат дигән бәя бирде. Ә менә Татарстан рәссамнар дөньясын алсак, ул бүлгәләнгән, анда бер-береңә әләккә дә урын бар...

– Бу күренеш мине шундый борчый. Ахыр чиктә шундый сорау туа: рәссамнарны туплап тора алмагач, ул берлекләрнең нигә кирәге бар? Бүленеп, бер-береңә каршы торыргамы? Теләсә нинди каршылык иҗатка зыян сала. Минем табигатем бөтенләй кабул итми аны. Гомумән, ялгызлыкны яратам, кеше күз уңында буласым килми. Ялгызлык сөйгәнгә барлык социаль челтәрләрдән дә киттем. Анда кирәкмәгән ыгы-зыгы. Ул игътибарны тарката.

– Рәссамга берлек “Хәзинә” кебек күргәзмә залын алыр өчен кирәктер?

– Моңа берлек булмаса да ирешеп була. Гариза гына язарга кирәк. Рәссам өчен берлеккә, йә булмаса ниндидер агымга карау мөһим түгел. Бу юлга баскансың икән, югарыдан килгән сәләтең өчен җаваплылык тоеп, эшләргә дә эшләргә кирәк. Яктылык, төс, формалар белән эш итү сәләте кешеләргә файдага булса иде. Элек рәссамнар берлегендә рәис ярдәмчесе булып эшләдем. Татарстан берлегендә дә, Русия рәссамнар берлеге бүлегендә дә. Шактый еллар эшләгәннән соң киттем. Анда көч кирәкмәгән әйберләргә сарыф ителә. Рәссамга бөтенесе Ходай тарафыннан бирелгән бит инде, тагын нәрсә кирәк? Ә күргәзмәләр ишеген сәләтеңнең көче ача, миңа калса. Сынлы сәнгать галереясендә беренче күргәзмәне бик яшь чакта оештырган идем. Анда берлек әгъзасы да түгел идем әле. Картиналарны карадылар да, ризалык бирделәр.

– Берничә тапкыр күченеп китеп кире Казанга әйләнеп кайткансыз. Сәбәбе нидә?

Казан бик үзгәрә, ләкин бу үзгәрешләр аның рухын үзгәртә

– Башта Мәскәүдә яшәп карадым, аннары төрек кешесенә кияүгә чыктым. Төркия җаныма якын ил булса да, мин Казанымнан аерыла алмыйм икән. Шуңа күрә Казанга әйләнеп кайттым. Хәзер Казан бик үзгәрә. Ләкин бу үзгәрешләр аның рухын үзгәртә. Без гаиләбез, туганнан туган абыем – рәссам Рөстәм Килдебәков моңа бик борчылабыз. Йөз яшьлек һәм аннан да борынгырак йортларны бер кизәнүдә юк иттеләр бит. Менә бу такта кисәгенә дә йөз яшь. Аннан мин сәнгать әсәре ясап куйдым. Волков урамындагы йортларны җимерә башлагач, һәркөнне бара һәм агач кисәгеме, чүлмәк, керамика ватыгымы алып кайта идем. Еш кына укның очлы башлары, кайчак тәңкәләр табылды. Аларны кулга алгач, моны бит фәлән йөз ел элек яшәгән кеше ясаган һәм мин аны кулымда тотам дип соклана идем. Ул бит әнә шул кыйпылчык аша оста белән кул бирешеп күрешү кебек. Әлеге табылдыклар барысы да күргәзмәләргә куела. Алар йә мөстәкыйль әсәр булып китә, йә билгеле бер композицияне тулыландыра.

Белешмә: Әлфия Ильясова Казан шәһәрендә туган. 1986 елда Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесын, 2014 елда Казан мәдәният һәм сәнгать институтының рәсем сәнгате һәм дизайн факультетын тәмамлаган. 1986 елдан төрле күргәзмәләрдә, симпозиумнарда катнаша. ТӨРКСОЙ оешмасының “Төрки мәдәнияткә керткән өлеше өчен” билгесе белән бүләкләнгән. 2011 елда Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән исем бирелә. Русия рәссамнар берлегенең алтын медале иясе.

https://www.azatliq.org/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев