Саба таңнары

Итне хәзер граммлап алыштан

Бәяләр барыбер арта. Чит илләрдән кергәне генә түгел, үзебезнекеләр җитештергән азык-төлеккә дә "уйный". Читтән кергән ризыкның бәясе доллар аркасында үсә дип ышандырырга тырышалар. Ә үзебезнең ризыкларга бәя нигә арта? Соңгы вакытта ит ризык­лары да сизелерлек кыйммәтләнде. Сәбәбе нидә? Кибетләрдә сыер итенең 1 килосы хәтта 1 мең сумга кадәр күтә­релде. Дөрес,...

Бәяләр барыбер арта. Чит илләрдән кергәне генә түгел, үзебезнекеләр җитештергән азык-төлеккә дә "уйный". Читтән кергән ризыкның бәясе доллар аркасында үсә дип ышандырырга тырышалар. Ә үзебезнең ризыкларга бәя нигә арта? Соңгы вакытта ит ризык­лары да сизелерлек кыйммәтләнде. Сәбәбе нидә?

Кибетләрдә сыер итенең 1 килосы хәтта 1 мең сумга кадәр күтә­релде. Дөрес, сөякле кисәк­ләрне бу бәягә сатмыйлар инде. Итнең сыйфатына карап аның бәясе дә төрлечә. Ит сатучылар белдергән­чә, авылларда бәя күтәрелгәч, алар да хакны арттырырга мәҗ­бүр. Әй­түләренчә, ит белән сәүдә итү табышлы булмый башлаган. Кайбе­рәү­ләр бизнесларын ябарга уйлый.

Авылларда юк


Казан шәһәрендә иң арзанлы итне Агропромпаркта саталар. 1 килограммын 220 сумнан алырга була, дөрес, бу сөякле урыны, итлерәк өлешнең бәясе дә икенче. Фермерлар үзләре җитеш­тергән продукцияне сата дип ышандырырга тырышсалар да, биредә дә күбесенчә алыпсатарлар эш итә. Хәер, күпләп терлек асраган ке­шенең көн саен базарга килеп сату итәргә вакыты да калмый инде. Телиме, теләмиме, күмәртәләп алу бәясеннән тапшыра. Элег­рәк авыл халкы итне кая урнаштырырга белми интексә, бү­ген, ки­ресенчә, ит­че­ләр ит таба алмый. Санкция ди­гәннәре ит комбинатларын да үзебезнең чималга өс­тенлек би­рергә мәҗбүр итә. Хәтта Мәскәү өлкәсеннән килеп ит җыя башлаганнар. "Читтән килеп алучылар бәяне күтәрде, - ди Агропромпаркта ит белән сату итүче исемен әйтергә теләмәгән эшмә­кәр. - Казаннан 100 чакрым ераклыктагы районнарда бер кило ит 260 сум тора. Кеше шуннан да кимрәк бәягә сатмый. Башкалага якынрак авылларда тагын да кыйм­мәтрәк. 1 майдан иткә регламент кертелә дигәч, авыл халкы мөгезле эре терлектән баш тартты. Шәхси ху­җалыкларда терлек кимеде. Бү­ген авылларда егып суярлык терлек табып булмый. Ә сатарга ит кирәк. Үзебезгә җитәрлек ит үстерәбез дисәләр дә, күпчелек өлеше читкә китә. Элегрәк, ничек сатарга инде дип кайгырсак, хә­зер, каян ит табыйм икән дип, баш ватабыз. Те­ләсә нинди терлекне аласы да килми, сыйфатсыз продукция сатсаң, икенче тапкыр кеше килми".


Әлеге сатучы аңлатуынча, алар 260 сумнан ит сатып алсалар да, киштәгә чыгарганчы, чыгымнар белән аның бәясе 270 сумнан артып китә. "Ит чабучыга да түләргә кирәк әле. Аена 50 мең сум акча эшләмәсә, ул моңа алынмый да. Дөрес, үзең дә чаба аласың, әмма товар матур булып күренсен дисәң, остадан эшлә­түең хәерле. Ит чабучы сөяген күренми торган итеп тә чаба белә", - дип серне ачып салды.

Ит кризисы


Фаяз Камаловның ит бизнесы белән шөгыльләнә башлавына ике ел чамасы гына әле.
- Чит илләрдән ит кертелми башлагач, Россиядә җитеште­рел­гәне җитми башлады, - ди Фа­яз. - Сорау күп булгач, бәя дә арта. Кайвакыт иткә кытлык сизелә, хәтта безгә китерә торган арадашчы ит таба алмый. Ишетеп белүем­чә, хәзер башка ил­ләрдән кертмәк­че булалар, ди. Читтән керсә, бәя дә төшәр иде. Без дә иркен сулар идек. Без тавык ите дә сатабыз. Анысының бәясе әлегә тотрыклы. Чөнки ул күп җитештерелә.


Фаяз әйтүенчә, кибет тотучылар итне арадашчылардан ала. "Ике ел элек 197 сумнан ала башлаган идем, хәзер ул хакка ит табып булмый. Татарстан районнарыннан китерелгәне - 260, Чуашиянеке - 240 сум. Чуашия­дән кергәне арзан кебек күренсә дә, ул майларыннан арындырылмаган. Ә бездәге сугымчылар итне тиешенчә эшкәртә. Калдыклары бик калмый", - ди Фаяз.
Ит кыйммәтләнә дисәк тә, сату акрынлап булса да бара икән. Аеруча шулпага дигән арзанлы өлеш­ләрен (бер килограммы 90 сум) алып бетереп баралар. Кыйммәт­ле­рәк дигәне калырга да мөмкин.


- Кайбер пенсионерлар 200-300 грамм ит ала, - ди Фаяз. - Пенсиям артмады, ә сез ит бәясен уйнатасыз, диләр. Авылда хак арткач, мин дә берни эшли алмыйм. Иң кыйммәт дигәне 500 сумга сатыла, аның бөтен маен, элпәсен алып сатабыз.

Хәлләр ничек?


Ит белән сату итүчеләр авылларда ит юк дигәч, ышанасы килмәде. Чөнки соңгы елларда шактый гаилә фермалары оештырылды. Күпләре матур гына эшләп килә. Тик берничәсенә шалтыратсак та, аларның күбесе симертү терлеге тотмауларын белдерде. "Савым сыерлары гына асрыйбыз. Үгез бозауларны кечкенә чакта ук сатабыз. Тана булса, сыер итәбез, ит белән шөгыльләнмибез", - диделәр. Бак­саң, сыер асраудан бизгән авыл халкы алардан үгез бозаулар алып, үзе өчен генә үстерә булып чыкты.
Шулай да сирәк булса да, итчелек белән сөтчелекне бергә алып баручы фермерлар бар икән. Шундыйларның берсе - Бөгелмә районындагы Восточный бис­тәсен­дә яшәүче Исмә­гыйлевлар. Үгез итен моннан бер-ике ай элек арадашчыларга килосын 230 сумнан сатканнар. Дөрес, ярминкәләр барышында үз продукцияләрен алып чыккалыйлар икән. Әмма базарга чыгып даими сату итәргә вакытлары юк. Арадашчылар белән эшләүне кулайрак күрәләр. "Хәзер иткә бәя тагын да артты. Бездән 250 сумнан алмакчы булалар. Әлегә чит төбәкләрдән килеп ит сораган кеше юк", - ди Илдар Исмәгыйлев.

Читкә дә җибәрәбез


Мәскәүдән килеп ит алучылар колхозлар сакланып калган районнар, эре агрохолдинглар белән эш итә булып чыкты. Чөнки фермерның берничә баш терлеге белән эш йөрткәнче, зур фермалар белән килешүләр төзү алар өчен кулайрак.


Балтач районының "Кызыл юл" хуҗалыгы җитәкчесе Фердинанд Хәйруллин белдергәнчә, соңгы айларда Мәскәү өлкәсен­нән ит сорап шалтырата башлаганнар. "Ике ай элек берничә үгезне без дә җибәрдек. Ул вакытта тере килеш бер килосы 125 сум тора иде. Сүз дә юк, иткә сорау артты", - ди Фердинанд әфәнде. Хәзер сыерларның тере килеш бер килосы 115 сумнан булса, үгезләр 130-138 сум тирәсе икән. Иткә исәп­ләгәндә, бер килограмм үгез ите 260 сумнан артып китә.

Ярминкәгә килсеннәр!


Шулай итеп, Россиядә иткә кытлык бар булып чыга түгелме? Белгечләр фикеренчә, азык-төлек базарында продукция тиешле кү­ләмдә икән, аның бәясе дә тотрыклы була. Кысынкылык, җит­мәү­челек сизелә икән, бәя уйный башлый. Бу - базарның язылмаган законы. Ит белән дә шул ук хәл күзәтелә. Ит җи­тештерүчеләр ас­со­циациясенең башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Юшин белдергәнчә, бүген җитештерү­чегә 1 килограмм ит 280-290 сумга төшә. Уртача алганда, сәүдә нокталарында 1 кг ит бәясе - 440 сум тирәсе. Җитештерүчедән сәүдә нокталарына кадәр барып җит­кәнче аның бәясе шул кадәр арта.


ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базары үсеше бүлеге җи­тәк­чесе Евгений Рещиков, ит бәясен тотып торырга тырышабыз, ди. "Республика халкын арзанлы азык-төлек белән тәэмин итү максатыннан гыйнвар аеннан кабат ярмин­кәләр оештыра башладык, - ди Евгений Александрович. - Анда 250-290 сумнан ит алырга була. Без арзан бәяне бары ярминкә­ләрдә генә тотып тора алабыз. Ә эшмә­кәрләргә күрсәтмә бирә алмыйбыз. Алар ничек тели, шулай сата".


Бүген республика буенча уртача алганда итнең бер килосы 295 сум чамасы. "Иттән зур табыш алырга телиләр дип уйлау хата. Бүген итнең үзкыйммәте артты. Терлек азыгы, ягулык-май­лау материаллары кыйм­мәт­ләнде. Фермерлар болай да арзанга сата. Үзләренә табыш эш­ләргә телиләр икән, бәяне 350-360 сумнан ким куймаслар иде", - ди Рещиков.

Сөтне арзанга җыялар


- Безнең авылда күпләп терлек тотучылар бик сирәк, - ди Яшел Үзән районының Олы Ка­рагуҗа авылы җирлеге башлыгы Марат Шакиров. - Халык күбе­сен­чә үзе өчен генә асрый. Бер-ике баш асраучылар артыгын танышларына гына сата. Авыл кешесе тик тора дип әйтә алмыйм, безнекеләр күбесенчә яшелчә үстерү белән шөгыльләнә. Авылда терлекне суеп торалар, декабрь ахырында гына бер килосы 240 сум иде, бүген 290 сумга җитте. Казанга якын урнашкач, бездә бәя бераз кыйммәт­рәк. Ит бәясе артса да, сөт бәясе шул килеш калды бит. Халыктан аны җыю бәясе - 19 сум.
Бүгенге сәясәтне һич аң­лар­лык түгел. Сөткә бәя артачак, савым сыерларын арттырырга кирәк, дип фермерларны да, авыл халкын да ышандыра килделәр. Тик вәгъдә үтәлмәде. Сөт бәясе шул килеш тора. Аның каравы ит кыйммәтләнә. Аңла­массың бу хәлләрне...

Ватаным Татарстан

№ 27, 27.02.2015

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: