Саба таңнары

Сабинский район

Яңалыклар

Җитәкче белән бәхәскә керү мөнәсәбәтләрне үзгәртәме [сораштыру]

Бәхәсләшкәндә дә осталык кирәк! Җитәкчеләре белән бәхәскә керүчеләрнең бары тик 4 процентының гына хезмәт хакы арткан, дәшми калырга яратмаучыларның 3 процентын вазыйфаларында күтәргәннәр, тагын 2 процентны, премия биреп, сөендергәннәр. Әмма җитәкчелек белән каршылыкка керүчеләрнең 50 проценты эштән куылган. Superjob порталы мәгълүматларына караганда, Россиядә яшәүчеләрнең 69 проценты җитәкчеләренә бервакытта да каршы...

Бәхәсләшкәндә дә осталык кирәк! Җитәкчеләре белән бәхәскә керүчеләрнең бары тик 4 процентының гына хезмәт хакы арткан, дәшми калырга яратмаучыларның 3 процентын вазыйфаларында күтәргәннәр, тагын 2 процентны, премия биреп, сөендергәннәр. Әмма җитәкчелек белән каршылыкка керүчеләрнең 50 проценты эштән куылган. Superjob порталы мәгълүматларына караганда, Россиядә яшәүчеләрнең 69 проценты җитәкчеләренә бервакытта да каршы дәшкәне булмаган. Ә сез җитәкчегез белән уртак тел табасызмы? Бәхәсләшкән очракта сезгә карата мөнәсәбәт үзгәргәнен сизәсезме?

Нурия РӘХМӘТУЛЛИНА, кинотеатрда кассир:

- Бәхәсләшеп нәрсәгә ирешеп була? Аек акыллы җитәкче булса, бер хәл, ачу чыкканда әйтелгән сүзләрне ишетмәмешкә салышырга мөмкин яки онытырга тырышыр, бәлки, нәтиҗә ясап, уңай якка үзгәрер. Әмма андыйлар сирәк. Җитәкчеләр аның сүзен тыңлап, әмерен шундук үтәүчеләрне ярата. Гаделсезлекне күреп, күзен тырнап төртеп күрсәтеп каршы дәшәләр икән, үчен алмыйча туктамыйлар. Апам фермада эшли иде, эш шартлары начар, хезмәт хакы түбән, ашлыкны урлыйсың, дип әйтеп килде, нахакка рәнҗетелгәннәрне яклап сүз әйтте, ахыр чиктә, җитәкчесе эшеннән куды. Хәзер күрше авылга йөреп эшли. Әмма дөреслекне яратканга күрә ул дәшми калмый инде, анда да озак тотмаслар кебек.

Линар ГАТАУЛЛИН, реклама белгече:

- Мин бәхәсләшергә яратмыйм, андый очраклар барлыкка килә икән, ничек тә булса җайларга тырышам. Кызып китеп, җитәк­чегә артыгын әйтеп салырга мөм­кин. Җитәкче күз йомар, әм­ма юшкын калыр, ә бу эшкә комачаулый. Го­мумән, конструктив сөйлә­шергә яра­­­там. Бәхәс­ләш­кәндә дә дәгъ­ва­ларны дә­лилләргә ки­рәк. Исбатлый алмыйсың икән, авыз­ны ачып та торасы түгел. Эш вакытында төрлесе була. Ниндидер җитеш­сез­лек була икән, җитәкче өстәл сугып сүгә: "Ник болай булды?!" - ди. Гаепне аерым хезмәт­кәргә аудармаса да, кеше аны үз исәбенә ала. Кү­ңеленә якын алганга күрә үпкә әкренләп җыела, зурая аннары ташып чыга. Дипломатия заманы бит хәзер, аңлашып эш итәр­гә кирәк. Барыбыз да кешеләр, аң­лашып яшәү мөһим.

Евгений ХӘМИДОВ, галим:

- Әрләшергә дә, күп тапкырлар үз фикеремне як­ларга да туры килде. Беренче эшемдә директор үч­ләште, әһә, каршы дәшә­сеңме дип, эш өстәде дә өстәде. Әле, җитмәсә, кыска вакыт эчендә аны төгәлләргә дип әмер куя. Мин өлгерми башлагач, шелтәләр яудыра башлады. Утырышларда мине рәхәт­ләнеп сүгәргә мөм­кинлек бар бит! Ахыр чиктә мине эштән кудылар, үз ирегем белән китәм дип имза куюдан баш тарттым. Ә алар ул штатны юкка чыгарып мин­нән котылдылар. Башкалар да мине якламады. Аерым бер кеше миңа аерым нотык та укыды: "Җитәк­челеккә каршы дәшәргә ярамый, син кем әле шул­кадәр, башың яшь, фикер әйтергә хокукың юк, абруйлы урында эшлә­гәнгә рәх­мәт укы", - дип җи­тәкчелек ягын каерды. Гәрчә дирек­торның дө­рес эшләмә­гәнен барысы да күрә, белә, әмма тел яшер­деләр.

Илназ БАҺ, җырчы:

- Әйткәләшкән бар иде, әмма каты бәрелү булмады. Каршылык чыкты, тик үп­кәләшеп, рәнҗешеп аерылышмадык. Ахыр чиктә ур­так фикергә киленде. Үзем­дә дә гаеп булгандыр дип уйлыйм, җитәкчелек тә мине аңлады. Кеше, ул кем генә булмасын - җитәкчеме, эшчеме, аның үз фикере, тормышка карашы булырга тиеш. Һәм аны әйтә белсен ул! Гаделсезлекне күрә икән, ник белдермәскә? Без бит сарык көтүе түгел. Аннары хезмәткәрнең җи­тәк­челеккә әйткән сүзләре файдага булырга мөмкин.

("Ватаным Татарстан", /№ 111, 01.08.2015/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев