Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Изге Болгар җыены”ның программасы

21 майда, Шәһри Болгарда дөнья күләмендәге чара – “Изге Болгар җыены” узачак. Идел Болгарстанында Ислам динен рәсми рәвештә кабул итүгә 1100 ел булуына багышланган җыенда Россия мөселманнары, якын һәм ерак чит илләрдән килгән кунаклар катнашыр дип көтелә.

Традицион җыенның программасында:

10.30 – Россиянең Баш мөфтие Тәлгать Таҗетдинның тәүбә кылдыруы (Кече манара һәм Ханнар төрбәсе” комплексы территориясендә).

12.00 – Тантаналы чара. Рәсми затларның чыгышлары һәм бәйрәм концерты (Истәлек билгесе алдындагы мәйданда).

13.00 – Намаз уку (Җәмигъ мәчете).

Кичке вакытта – Ак мәчет диварында утлы шоу.

Болгар цивилизациясе музеена һәм елга вокзалына,  Икмәк музеена һәм Ак мәчеткә экскурсияләр каралган. Ак мәчеттә сөекле Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) сакал бөртеге саклана. Шулай ук тарихи һәм истәлекле урыннар – Җәмигъ мәчете һәм Олы манара, Көнчыгыш төрбә һәм Көнчыгыш пулат, Табиб йорты һәм Халыкара археологик тикшерүләр үзәге, Идел буе болгарларының 922 елда Ислам динен дәүләт дине буларак кабул итү хөрмәтенә Истәлек билгесе (монда дөньядагы иң зур басма Коръән саклана), Кара пулат, Хан сарае һәм аның саклану корылмасы, Габдрахман сәхабә коесы, Ханнар төрбәсе һәм Кече манара белән танышу мөмкинлеге булачак.

Чыганак : http://idel-tat.ru/news

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев