Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кабан күле янында этләр белән йөрмәскә һәм аккошларны куркытмаска кушылды

Хәзерге вакытта аккошлар яр буенда бала чыгарырга әзерләнә.

Татарстанның Биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты, аккошларны куркытмас өчен, казанлыларны Кабан күле янында этләр белән йөрмәскә чакырды. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ведомство белгечләре күлдә аккошларга мониторинг үткәрә. Хәзерге вакытта кошлар яр буенда бала чыгарырга әзерләнә. Аларның парлашу чоры иртә язда башланган һәм бер айга якын дәвам иткән.

Белгечләр фикеренчә, кошлар, яшәү шартлары уңайлы булганга күрә, күлдә калырга булган. Әгәр кешеләр яки хайваннар аккошларны куркытса, алар биредән китәргә дә мөмкин.
 

Фото: Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев