Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кабан күленә килгән аккошлар Казан зооботаника бакчасында кышлаячак

Коткару операциясе бүген дә дәвам итәчәк – белгечләр, өченче аккошны тотып, зооботаника бакчасына илтергә планлаштыралар.

Кабан күленә килгән аккошлар өчен Казан зооботаника бакчасы вакытлыча яшәү урыны булачак.

Казан зоопаркы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, кошлар тормышына берни дә янамый, аларга беренче медицина ярдәме күрсәтелгән. «Аккошлар үзләрен яхшы хис итә, аларның аппетиты барлыкка килде, кәефләре күтәрелде, 30 көн дәвамында алар ветеринария табиблары күзәтүе астында карантинда торачак», – дип аңлаттылар зооботаника бакчасында.

Исегезгә төшерәбез, кичә Кабан күлендә шәһәрлеләр өч күчмә аккошны күргән. Кошлар сулыкның элеккеге хуҗалары – шипун токымлы аккошлар гаиләсе белән территорияне бүлешмәгән, алар «кунаклар»ны җылытыла торган йортларына кертергә теләмәгән. Нәтиҗәдә, килгән аккошларның берсенең канатына зыян килгән. Парклар һәм скверлар дирекциясе хезмәткәрләре Казан зооботаника бакчасы коткаручылары һәм хезмәткәрләре белән бергә махсус операция үткәргәннәр: Кабан күленнән ике аккошны алып, вакытлыча яшәү урынына илткәннәр.

Коткару операциясе бүген дә дәвам итәчәк – белгечләр, өченче аккошны тотып, зооботаника бакчасына илтергә планлаштыралар.

Фото: kzn.ru

Чыганак: kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев