Саба таңнары

Кабат очрашу язган икән

Язмыштан узмыш юк дип әйтергә гадәтләнгәнбез һәм шулай булырга тиеш дип уйлыйбыз да. Кайбер очракларда язмышыбызның ничек язылуына үзебез дә катнашкан булып чыгабыз. Азгын яшәү рәвеше алып баручылар, аларның тормышлары ничек аяныч тәмамлануын укыгач, тәннәр чымырдап куя.

Менә шундый аянычлы, газаплы тормышның да картлыгы бәхет алып килгән очраклар була. Яшь вакытта бер-берсен яратышып йөргән парларның да ниндидер сәбәпләр аркасында кавыша алмыйча үткән газаплы, михнәтле тормышларының  ахыры картлыкта матур тәмамланган вакыйгалар да очрый. Алда бәян ителәчәк язма менә шундый язмышлы кешеләр тормышы турында булачак.

Гайшә апа иртәнге якта йоклый алмыйча ятты. Ул кызы, кияве, оныклары тәрбиясендә яши. Пенсиягә чыккач, Карагандадагы фатирын сатып, кызы һәм кияве чакыруы буенча, Казанга алар янына кайтып төпләнде. Үзе туып үскән район үзәге дә Казаннан йөз егерме чакрым гына, бәлки, киләчәктә шуннан кечкенә генә йорт алып, туган ягына да кайтып төпләнер.

Яшьли сөешеп йөреп, кавыша алмый калган яшьлек яры - беренче мәхәббәте дә шунда гомер кичерә. Шамилнең хатыны вафат булганга да өч ел вакыт үтеп киткән. Үзенең тормыш иптәше - Гафуры үлеменә ике ел тулды. Шамил хәзер үзе генә гомер итә, улы белән кызы Казанда, кунакка гына килгәлиләр. Шамилнең хатыны Мәликә - Гайшә апаның бертуган сеңлесе. Ике гаиләнең балалары үзара аралашып яшиләр, туганнар бит. 

...Инде Гайшә белән Шамил никахлашып кавышабыз дип йөргән көннәрдә, Гайшәнең сеңлесе Мәликә уйламаган җирдән апасының егетенә кияүгә чыгып куйды. Әй ул чакта Гайшәнең  шашынып-шашынып елаулары, сеңлесенә ләгънәт укулары - берсе дә калмады.

Ә бит Гайшә белән Мәликә апа-сеңелле булып бергә үстеләр. Яшь аермалары да зур түгел. Эч серләрен бер-берсеннән яшермичә, һәрвакыт терәк була белделәр. Гайшә, урта мәктәпне тәмамлап, көнкүреш комбинатында тегүче булып эшләде. Сеңлесе мәктәптән соң укымады. Әниләре кисәк кенә вафат булганнан соң, әтиләре кабат гаилә кормады, өчәү тыйнак кына тормыш күрделәр.

Гайшәнең егете Шамил колхозда балта остасы булып эшләде. Мәликә дә Шамилгә күз атып йөрде. Тик апасына сиздермәде. Аны Гафур исемле егет озатып йөри иде. Ләкин йөрәккә боерык биреп булмый шул.

Шул ук вакытта Гайшә белән Шамил бик матур парлар булып, инде өйләнешергә планнар кордылар.

Шамил Гайшәне кияүгә сорарга килгәч, әтиләре: “Бер ел сабыр итегез, аннан өйләнешерсез. Мәликә эшкә урнашсын инде”, - дип Гайшәнең кияүгә чыгуын кичектерде.

Шамилнең дә әнисе авыргалап тора иде, үзе исән вакытта улының өйләнүен теләде хатын. Егетле-кызлы үзара килешү буенча, Шамил Гайшәне урлап кайтырга булды. Апасы сеңлесенә үзенең серен чиште: кайсы көнне, кайсы сәгатьтә Шамил  егетләр белән килеп урлауны оештыра. Мәликә барысын да белеп алгач, аның башына бер уй килде: билгеләнгән вакыттан ун минут алда апасының бишмәтен киеп, ишек алдына чыгарга һәм калганы ничек булса - шулай була.   

Егетләр, Гайшә чыкты дип белеп, Мәликәне капка төбендә торган ат арбасына утыртып, тиз генә алып китәләр. Шамилләр өендә җыйнак кына табын әзерләнгән, никах укырга мулла килгән, бусагада мендәр тора - яшь киленне көтәләр. Өйгә кайтып җәймәне ачып җибәргәч, Мәликәне күреп барысы да шакката.

Мәликә елый-елый ялварды: “Аяк астыңда туфрак булырмын, үлеп яратам мин сине, синнән башка беркем дә кирәкми”. Ул арада егетләр Мәликәнең әтисен никахка алып килделәр. Берәү дә берни әйтә алмый, башлар буталган, фикерләр чуалган. Ул вакытларда урланган кыз кире ата йортына кайта алмаган. Уйлашалар-киңәшәләр дә, яшьләргә никах укыйлар.

Бу вакытта Гайшәнең генә хәлен берәү дә аңламый. Акылдан язар дәрәҗәгә барып җитә, нәрсә эшләгәнен дә белми кыз. Мәликәнең егете Гафур, көннәрдән беркөнне, аларның ишеген шакый, сүзе бар икән. Ахырчиктә, Гайшә белән Гафурга да никах укыла. Гафурның бертуган абыйсы Карагандада шахтада эшли, шунда китәргә була яшьләр. Өйләнешеп бер ай торгач, Гафур белән Гайшә ерак юлга кузгала. 

Тормыш үз җаена дәвам итә. Гафур акыллы, төпле фикерле ир булып чыга. Үткәннәр турында сүз кузгалтып, Гайшәнең йөрәген җәрәхәтләми. Киресенчә, гел күңелен күрергә тырыша. Ике елга бер тапкыр булса да туган якларына кайтып киләләр. Тормышлары зарланырлык түгел, бер кыз бала үстерәләр. Кызлары Казанга килеп югары белем ала, биредә кияүгә чыгып, төпләнеп яшәп кала. Гайшә лаеклы ялга чыккач, кызлары әниләрен үзләре янына алып кайта.

...Инде килеп, Гайшәнең башыннан ниләр үткәнен, сеңлесенең ничек шулай апасының саф хисләрен таптавын белдек. Яшисе килмәгән вакытлары, өйдән чыгып китеп, далада йөрүләре, Шамилне оныта алмаулары әле дә исендә аның. Иң авыр чакларында Гафур ярдәмгә килә, үзенчә юатып, хатынын кабат тормышка кайтарып яши.

Менә бүгенге матур иртәдә дә Гайшә үткән көннәрен күңеленнән кичерде. Сеңлесен гафу итте ул. Картлыгын кызы һәм кияве тәрбиясендә каршылый.

Мин дә ялгыз, Шамил дә ялгыз дип, көннәрнең берендә, рәхәтләнеп сөйләшергә булды Гайшә яшьлек мәхәббәте белән. Икесенең дә тәннәреннән үзләре дә аңламаган хис дулкыны йөгереп узды, тик берсе дә кавышыйк дигән озак көтелгән сүзне әйтергә кыймадылар.

Һич уйламаган бер иртәдә ишектә кыңгырау шылтырады. Шау итеп бер төркем кунаклар килеп керде. Гайшә югалып калды хәтта. Бусагадан берәм-берәм Шамил, аның улы белән килене, Гайшәнең кызы һәм кияве килеп керделәр. Болар бергәләп Шамил белән Гайшәне кавыштыру нияте белән җыелганнар икән. Ниһаять, Шамилнең улы сүз башлады: “Яшь вакытта бик яратышып йөргәнегезне беләбез, икегезгә дә тормышта җиңел булмагандыр. Менә хәзер без сезне кавыштырып, каршы килмәсәгез, олыгайган көнегезне бергә үткәрүегезне телибез”.
Йә Аллам, бу көннәр дә килер икән, күңел ышанмый, ахыры хәерле булсын - Гайшәнең күңеленнән әнә шундый уйлар йөгереп үтте.

(Исемнәр үзгәртелде).

Гомәр бабагыз, Балтач районы.

 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 11 декабря 2017 в 13:09
    Татар егетләре базар уртасында "Күбәләк"не өздерә!
  • 10 декабря 2017 в 08:37
    ЭЛВИН ГРЕЙ УФАДА СТАДИОН ҖЫЙГАН
  • 22 сентября 2017 в 12:09
    Газетабызның 22 СЕНТЯБРЬ санында чыккан белдерүләр Стеновые и перегородочные керамзитовые блоки, канализационные кольцы, перемычки, брусчатка, бордюры, фундаментные блоки. Тел.:8(84364)39-7-42,89274305254. Прицеплар сатыла. Тел.:89173974817. Кыйбат бәядән металлолом җыябыз. Килеп алабыз. «КамАЗ»- манипулятор.Тел.:89274054649, 89272434977. Сатышевская «Стройбаза»: Автоматические ворота, пиломатериалы,...
  • 20 сентября 2017 в 06:41
    Газетабызның 20 СЕНТЯБРЬ санында чыккан белдерүләр Бетон, раствор. Доставка. Тел.:89274299800. Нәселле үгезбозаулар сатабыз. Тел.:89867120699. Откосные материалы в нарезку. Тел.: 89173993893. Сабинские окна Таш, ком, ПГС, вак таш, карер комы, торф. Тел.:89377728345,Эльмир. Бозаулар 1200.Тел.:89393371247. Ит токымлы үгезләр,...
  • 15 сентября 2017 в 16:56
    Игътибар! Эшкә чакырабыз! "Саба таңнары" редакциясенә компьютерны яхшы белүче web редактор чакырыла. Белешмәләр өчен телефон: 2-30-58