Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кадрия Идрисова: Татар бакчаларында балаларны урнаштыру тәртибен үзгәртергә кирәк

Татар исеме йөрткән бакчаларның күбесенең исеме җисеменә туры килми, ди “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы рәисе.

Татар бакчаларында балаларны урнаштыру тәртибен үзгәртергә кирәк. Бу хакта бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында узган матбугат конференциясендә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы рәисе Кадрия Идрисова белдерде.

“Татарстанда дәүләт күләмендә татар телендә белем һәм тәрбия бирүче татар балалар бакчалары, мәктәпләр җитми. Бигрәк тә шәһәр җирендә андыйлар бармак белән генә санарлык. Әлеге мәсьәлә белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына да мөрәҗәгать иттек. Бүгенге көндә дә сөйләшүләр алып барабыз”, - диде ул.

Кадрия Идрисова күп очракта татар телле дип саналган балалар бакчасында да милли тәрбия кәгазьдә генә күрсәтелгән, дип саный. “Ата-аналар рус, татар телле балалар бакчасы дип артык сайланып тормый. Урын булган тәрбия йортына бирә. Нәтиҗәдә - татар телендә тәрбия бирелергә тиешле бакчаларда нәниләр белән, нигездә, рус телендә аралашалар”, - диде ул.

Үзенең чыгышында Кадрия Идрисова иң беренче чиратта бакчаларда балаларны урнаштыру системасын үзгәртергә кирәк булуын әйтте. “Татар телендә тәрбия бирүче бакчаларда эшләүче мөдирләрнең күбесе башка милләт вәкилләре. Балалар бакчасына барып кермичә, андагы вазгыятьне белә алмыйбыз. Шуның өчен алар белән һәрдаим тыгыз элемтәдә булырга кирәк”, - диде ул.

“Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы рәисе татар телен өйрәтүгә зур игътибар биргән тәрбия учаклары барлыгын да билгеләп узды. Ул Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе каршында эшләп килүче “Балакай” балалар бакчасын үрнәк буларак күрсәтте.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты беренче урынбасары Данис Шакиров бакча мөдирләре бу мәсьәләгә җитди карарга тиеш, дип саный. “Бакча мөдирләре ата-аналарга татар балалар бакчаларында катгый рәвештә, чын милли рухта һәм татар телендә тәрбия бирүен хәбәр итәргә тиеш. “Балакай” бакчасының эшчәнлеген уңай бәялим. Уку-укыту, тәрбия процессы татар телендә генә алып барыла”, - диде ул.

 

Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев