Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Калатау чаңгы спорты каласына әйләнеп бара [+фото]

Жәен коенырлык суы, кышын шуарга тавы булса, малай чакта тагын ни кирәк. Әле компьютерлар юк елларда шушы шартлар үтәлә торган Эзмә (шулай ук Өтернәс, Иләбәр) авылында туган балалар ул яктан бәхетле иде. Мишә елгасында су кереп, Калатауда чаңгыда шуып үстек. Аннары заман үзгәрде. Таудан шуасы урында малайлар Интернетны, компьютер уеннарын...

Жәен коенырлык суы, кышын шуарга тавы булса, малай чакта тагын ни кирәк. Әле компьютерлар юк елларда шушы шартлар үтәлә торган Эзмә (шулай ук Өтернәс, Иләбәр) авылында туган балалар ул яктан бәхетле иде. Мишә елгасында су кереп, Калатауда чаңгыда шуып үстек. Аннары заман үзгәрде. Таудан шуасы урында малайлар Интернетны, компьютер уеннарын якынрак күрә башлады. Калатау битләрендә чаңгы эзләре сирәгәйде. Бу урында рус телендә бик матур яңгырый торган "любишь кататься, люби и саночки возить" дигән әйтемне дә искә төшерми мөмкин түгел. Әйтик, текә таудан шуу үзенә күрә экстрим булса да, аның башына менәсе бар. Менә шунысы читен. Әмма яңа технологияләр спортны да читләтеп үтми. Эзмә авылы каршысындагы Калатауда менә шуны механикалаштырдылар. Хәзер биредә чаңгы белән шуып төшү спорты өчен тудырылган шартлар күпләрне үзенә тарта. Тау башына "ылыс" эзе салып менәсе юк, моның өчен махсус тросс тарттырылган. Бер минутта син югарыда һәм җилләрне узып, аска таба ыргыласы гына кала. Эзмә урта мәктәбендә спортның слалом дип аталган төре белән хәзер 30га якын укучы шөгыльләнә.

-Слалом 2009 еллар тирәсендә оешып киткән иде,- ди Эзмә урта мәктәбе физкультура укытучысы Азат Галиев.- Шул елдан бирле тукталган юк. Укучыларны башта тау башына "Буран" белән алып менгән чаклар да булды. Акрынлап шартлар яхшыра барды. Хәзерге вакытта укучылар атнага өч тапкыр - сишәмбе, җомга, якшәмбе көннәрендә таудан шуарга чыга. Уртача сәгать ярым шөгыльләнәбез. Тауга тросска тотынып менсәләр дә, слалом күп көч сорый. Махсус аяк киемнәренең бер пары 10 килограмм авырлыкта. Махсус конструкция белән эшләнгән чаңгылар да җиңел түгел. Бер комплекты 30 мең тирәсе тора. Менә шуларны 21 пар булдырдык. Берсе дә тик тормый, укучылар шуарга теләп йөри.

Дәвамын газетабызда укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев