Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Камал театры бинасы совет чорында төзелгән иң кызыклы корылмалар унлыгына кергән

Социаль челтәрләр кулланучылар Волгоградтагы «Сталинград сугышы» музей-панорамасын иң кызыклы корылма дип атаган.

Россиядә совет чоры архитектурасының иң кызыклы корылмалары унлыгына Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры бинасы кергән. Ул Бөек Новгородтагы Достоевский исемендәге драма театры белән 6-7нче урынны бүлешкән. Социаль челтәр кулланучылары арасында сораштыруны Tvil.ru сервисы үткәргән.

Иң кызыклы совет корылмасы Волгоградтагы «Сталинград сугышы» музей-панорамасы булган. Аның өчен респондентлар якынча яртысы (48,33 процент) тавыш биргән. Икенче урында Кырымдагы «Курпаты» архитектура ансамбле (16,67 процент), өченче урында Мәскәүнең Боҗра йорты (8,33 процент) тора.

Иң кызыклы корылмалар унлыгына шулай ук Домбайның «Тарелка» кунакханәсе, Сочиның «Металлург» шифаханәсе һәм Екатеринбургның Филатов исемендәге циркы кергән.

  • Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Кабан күле яр буе кичке ял өчен Россиянең иң яхшы җиде яр буе исемлегенә кергән.

Фото: архив/Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев