Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Камал театрында татар драматургларының пьесаларын онлайн уку башланды

Бүген Туфан Миңнуллинның «Син мине күрәсеңме?» пьесасын Татарстанның атказанган артисты Раил Шәмсуаров укыды.

18 майда Камал театры яңа проект башлый — татар драматургларының пьесаларын онлайн уку оештырыла. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Камал артистлары «Яңа татар пьесасы» конкурсында җиңгән, әлегә кадәр сәхнәгә куелмаган пьесаларны укыячак. Туры эфирлар көн дә 12.00 сәгатьтә театрның рәсми ютуб-каналында үтә.

Онлайн-укулар исемлеге:

20 майда 12.00 сәгатьтә Зәбир Гыймаевның «Әҗәт» пьесасын Алмаз Гәрәев укый;

22 майда 12.00 сәгатьтә Зөлфәт Хәкимнең «Җенле күл» пьесасын Татарстанның атказанган артисты Илнур Закиров укый.

Фото: Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев