Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

КАМАЗ һәм җиңел машина бәрелешү аркасында ике кеше һәлак булган

Фаҗига Лениногорск - Азнакай юлының 3 нче чакрымында килеп чыккан. (Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Лениногорск районындагы юл-транспорт һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгән, тагын икәү зыян күргән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсеннән. Һәлакәт кичә кич Лениногорск - Азнакай юлының 3 нче чакрымында булган:...

Фаҗига Лениногорск - Азнакай юлының 3 нче чакрымында килеп чыккан.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Лениногорск районындагы юл-транспорт һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгән, тагын икәү зыян күргән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсеннән.

Һәлакәт кичә кич Лениногорск - Азнакай юлының 3 нче чакрымында булган: «КАМАЗ» һәм 15 нче модель «Лада» бәрелешкән.

Фаҗига урынына 7 нче зона эзләү-коткару төркеме хезмәткәрләре, табиблар һәм полиция хезмәткәрләре киткән.

Юл-транспорт һәлакәте аркасында 24 һәм 25 яшьлек ике егетнең гомере өзелгән, тагын 20 яшьлек ике егет зыян күргән. Зыян күрүчеләр хастаханәгә озатылган.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X