Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“КАМАЗ-Мастер” командасы спортчылары авыру малайның хыялын чынга ашырган

Авыру малайны “Дакар” ралли җиңүчесенең спорт машинасына утыртып йөрткәннәр.

“КАМАЗ-Мастер” командасы узышчылары хосписта яшәче нәни пациентның хыялын чынга ашырган. Бу хакта “Дом с маяком” хәйрия фонды хәбәр итә.

Мускул дистрофиясеннән интегүче Паша турында “Домашний”телеканалы сөйләде. Сюжетта баланың спорт автомобилендә утырып йөрергә хыяллануы турында әйттеләр. Сюжет эфирга чыгуга “КАМАЗ-Мастер” командасы вәкилләре элемтәгә чыккан. Алар малайны “Дакар” ралли җиңүчесенең спорт машинасына утыртып йөртергә тәкъдим иткән.

Малай йөк машинасының кабинасы югары булу сәбәпле, менә алмам дип курыккан. Әмма оештыручылар алдан уйлап, махсус күтәргеч белән Пашаны кабинага күтәргәннәр.

Сабый сәфәрдән онытылмаслык хис-кичерешләр алган. Очрашу азагында ул фотосессиядә катнашкан һәм аңа бүләкләр биргәннәр.

Фото: архив / Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев