Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Камил хәзрәт Сәмигуллин: Башкалабыз бик күп кеше җыя алырлык мәчеткә мохтаҗ

"Бөтен кеше канәгать булырлык проект төзеп, зур матур мәчет төзү нияте бар", - диде мөфти.

атарстан мәркәзе Казан бик күп кеше җыя алырлык мәчеткә мохтаҗ. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин журналистларга VII Республикакүләм ифтар мәҗлесендә шул хакта әйтте.

"Махачкаланы алсак, 14 мең кеше сыйдырышлы мәчет бар. Чечняда 20 мең кешелек мәчет төзелеп килә. Безнең башкала да бик күп кеше җыя алырлык мәчеткә мохтаҗ", - диде Камил хәзрәт.

Ул мәчетне салганда халык фикере исәпкә алыначагын әйтте. "Без моның төрле фикерләр каршылыгы булган урын булуын теләмибез. Бөтен фикерләрне исәпкә алып, бар кеше канәгать булырлык проект төзеп, зур матур мәчет төзү нияте бар", - ди мөфти.

  • Кичә "Казан-Арена" стадионында Республикакүләм ифтар узды. Барлыгы 15 мең кешегә ризык әзерләнгән иде. Чараны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, “Казан-Арена” акционерлык җәмгыяте һәм РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе оештыра.

Фото: Владимир Васильев

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев