Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Камил хәзрәт Сәмигуллин коткыга һәм куркуга бирелмәскә чакырды

Бүген кыскартлыган җомга намазы вакытында мөселманнарга коронавирус таралуга каршы чаралар турында сөйләделәр.

Бүген Татарстан мәчетләрендә кыскартылган рәвештә җомга намазлары үтте. Казанның Галиев мәчетендә җомга вәгазен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин укыды. Ул дин кардәшләрне игътибарлы һәм сак булырга, тынычлыкны сакларга, коткыга һәм куркуга бирелмәскә чакырды. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ул җомганың мәҗбүри өлешен — хөтбәсен укыды һәм ике рәкәгать намазын алып барды, мөфтиятнең Голәмәләр шурасы, Татарстанда махсус санитар-эпидемиологик режим кертелү сәбәпле, кабул иткән карарлар, аерым алганда җомганы уздыру тәртибе белән таныштырды.

Мөфти хәзрәт шуның белән бергә инфекциягә җиңел карау, табибларның күрсәтмәләрен үтәмәү, үзеңне һәм әйләнә-тирәдәгеләрне вирус йоктыру куркынычына дучар итеп, профилактик чараларны кире кагырга ярамаганлыгын да искәртте. Моннан тыш, җомгага килгән дин кардәшләргә коронавирус инфекциясеннән саклану тәртипләре язылган мәгълүмат таратылды, мәчеткә кергәндә һәм чыкканда куллар өчен антисептиклардан файдалану киңәш ителде.

Татарстанда махсус санитар-эпидемиологик режим кертелү сәбәпле, республикабыз мәчетләрендә вируслы инфекцияләр таралуны булдырмау максатыннан санитария чаралары көчәйтелде. Шул максаттан, мәчетләрдә көндәлек җыештыру гына түгел, көненә берничә тапкыр дезинфекция дә үткәрелә. Махсус чистарту чаралары белән келәмнәр, ишек һәм баскыч тоткычлары, юыну бүлмәләре һәм кешеләр тотына торган башка предметлар эшкәртелә.

Моннан тыш, дин кардәшләребез өчен мәчеткә кергәндә куллар өчен антисептиклар салынган флаконнар куелган. Әлеге саклану чаралары мәчеткә килүчеләрне вируслы инфекцияләр йоктырудан саклау өчен эшләнә.

Татарстанның мөселман дини оешмаларында инфекция таралуны булдырмау максатыннан Голәмәләр шурасы тарафыннан берничә карар кабул ителде.

Фото: dumrt.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев