Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Камил хәзрәт Сәмигуллин Сирия мөфтиенең хәләл кибетләрне тәнкыйтьләвенә җавап бирде

Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең Instagram-дагы @Kamilhazrat рәсми битендә Сүриянең Баш мөфтие Әхмәд Бәдр әд-Дин Хассунның Россия һәм республиканың хәләл туклану өлкәсенә караган сүзләренә үзенең бәясен бирде. Үз чыгышында ул түбәндәгеләрне яза:

“Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!

Сүрия мөфтиенең Татарстанда хәләл туклану өлкәсенә караган аңлатмасын укыдым. Ул безнең төбәк турында җитәрлек мәгълүматларга ия булмыйча бәя биргәндер. Бик тә ышанам ки, бу бары дөреслеккә туры килмәгән мәгълүматларга ия булу белән бәйле булгандыр һәм Сүрия мөфтиенең хәләлгә карата хакыйкый карашларын чагылдырмыйдыр. Әгәр инде бу, Татарстан Республикасы турындагы хакыйкый мәгълүматларга нигезләнеп, чыннан да уйлап эшләнгән чыгыш булса, үземнең аңлатмаларымны бирү кирәкле дип саныйм. Сүриянең Баш мөфтие Әхмәд Бәдр әд-Дин Хассун күпчелек халкы мөселманнар булган илдә яши. Ислам дәүләтләрендә халыкны хәләл туклану һәм хәләл ризыклар белән тәэмин итү буенча проблема юк – чөнки анда барлык хайваннарны шәригать кушканча чалалар диярлек, ә дуңгыз желатины читтән кертелми яки бик аз күләмдә һәм кайбер урыннарга гына китерәләр, балыкны исә беркайчан да дуңгыз белән бер тактага салмыйлар. Аңлашыла ки, аларда да хәрәм азык-төлек табарга мөмкин, әмма, мөселман булмаган дәүләтләргә караганда, бик аз санда. Татарстан Республикасы – күп конфессияле төбәк, ул зур дәүләт – төрле диннәр һәм милли мәдәният һәм традицияләрне берләштерүче Россия Федерациясе составына керә. Россиянең күпчелек халкы – мөселман булмаганнар. Ит җитештергәндә дуңгызларны үгезләр янында суялар һәм ваклыйлар, ә казылык ясаганда сыер итен дуңгыз ите белән катыштыралар. Җитештерүнең дәүләт стандартлары буенча техник һәм санитар-гигиеник нормалары дуңгыз һәм башка хайваннар өчен аерым җиһаз куллануны күздә тотмый. Хәтта балыкны –  кафеда дуңгыз яисә хәләл булмаган сарык яки үгез ите белән бергә турарга һәм ак шәраб өстәп өстәлгә китереп куярга мөмкиннәр. Мин мәзһәбләр арасындагы аерманы кузгатмыйм да әле: югыйсә илебездә ислам диненең ике мәзһәбе – хәнәфи һәм шәфигый таралган, әлеге мәсьәләләрне карау буенча аларда шулай ук кайбер аермалар бар. Без башка чынбарлыкта яшибез, һәм ул Сүрия мөфтие һәм аның ватандашларыныкыннан бик нык аерыла. Белгән булса, аны, бәлки, Татарстанда Halal Life Style хәләл индустрия үсешенең тулы бер концепциясе барлыгы да гаҗәпләндергән булыр иде, мөгаен. Әлеге Концепция, туклану мәсьәләсе беләнгенә чикләнмичә, мөселманнар тормышының барлык өлкәләрендә мөселман инфраструктурасы үсешен киңәйтүне күздә тота. Безнең илебездә хәләл супермаркетлар һәм итне хәләл җитештерү бик катгый таләпләр буенча алып барыла. Ягъни Россиядә хәләл стандартлар мөселман дәүләтләрендәге кебек дәүләт стандартлары белән тәңгәл түгел. Шуңа күрә һәрбер Россия мөселман кешесе белә ки, бу ит хәләлме, юкмы икәнлеген ачыклау – аның бурычы. Хайван ите суюның барлык тиешле шартларын үтеп кенә мөселман кешесе өчен рөхсәтле санала. Мөфти дөрес билгеләп узган: хәләл ашамлык һәм хәрам ашамлык бар. Бары Сүриядә генә, чыннан да, гадәти ит кибетеннән ашамлыклар сатып алучы христиан йортына кереп тынычлап пылау ашарга мөмкин, ә Россиядә үзгә ситуация. Россия кулланучылары өчен ит кибетләргә малны суяр алдыннан Аллаһ исемен зикер итмәгән җитештерүчеләрдән килә. Шуңа күрә безнең кардәшләребез өчен гадәти кибетләрдә һәм җәмәгать туклануы урыннарында хәләл саналган ашамлыкларның исемлеге чикләнгән: бездә ашамлыкларны сатып алганда һәм кулланганда игътибарлылык һәм саклык күрсәтү таләп ителә. Шуның өчен дә мөселманнарга сәүдә-хезмәт күрсәтү предприятиеләренең гастрономик күптөрлелегендә мөселманнар югалып калмасын өчен Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлары комитеты эшләп килә, чөнки илебездә хәләл ризык табу кайчакта шактый авыр була. Без “Хәләл” тамгасына ия булмаган башка ашамлыклар мөселманнар өчен тыелган дип расламыйбыз. Без бары “Хәләл” тамгасы белән чыккан ризыкларның рөхсәт ителгән булуын гарантиялибез генә. Россия мөселманнары бик яхшы аңлый: асылда йомырка, он һәм сыер мае ише ризыклар – табигате белән хәләл, һәм моның белән беркем бәхәсләшми. Әмма шундый рөхсәт ителгән ашамлыкларга “Хәләл” тамгасы куелган булса – бу бары әлеге ризыкларны җитештерү барышы тикшерелгән һәм аларда бернинди дә тыелган технологияләр юклыгын гына аңлата. Россиядә мөселманнардан: “Хәләл” маркировкасыз бернинди сыер сөтен дә сатып алырга ярамыймы?”, – дип сорагыз, алар сезгә рөхсәт ителгән хайваннарның сөте маркировкасыз да булырга мөмкин, дип җавап бирәчәк. Әмма тәкъвалы мөселман барыбер шикле нәрсәләрдән – әйтик, төрле өстәмәләрдән, ерак торырга тырыша. Һәм, кем өчендер сөттә һәм балыкта артык булып тоелган “Хәләл” символикасын, шәригать кануннарын бозып күрсәтү дип түгел, ә җитештергәндә шәригатьнең барлык кануннары үтәлүен билгели торган гарантия итеп кабул итәчәк. Һәм без моны сатып алучыларга шәригать буенча хәләл һәм хәрам турындагы лекцияләрдә һәрвакыт аңлата килдек. Имам Мөслим хакыйкый хәдисләр җыентыгында болай ди: 

وَحَدَّثَنِي أَبُو كُرَيْبٍ، مُحَمَّدُ بْنُ الْعَلاَءِ حَدَّثَنَا أَبُو أُسَامَةَ، حَدَّثَنَا فُضَيْلُ بْنُ مَرْزُوقٍ، حَدَّثَنِي عَدِيُّ بْنُ ثَابِتٍ، عَنْ أَبِي حَازِمٍ، عَنْ أَبِي هُرَيْرَةَ، قَالَ قَالَ رَسُولُ اللَّهِ صلى الله عليه وسلم " أَيُّهَا النَّاسُ إِنَّ اللَّهَ طَيِّبٌ لاَ يَقْبَلُ إِلاَّ طَيِّبًا وَإِنَّ اللَّهَ أَمَرَ الْمُؤْمِنِينَ بِمَا أَمَرَ بِهِ الْمُرْسَلِينَ فَقَالَ { يَا أَيُّهَا الرُّسُلُ كُلُوا مِنَ الطَّيِّبَاتِ وَاعْمَلُوا صَالِحًا} وَقَالَ { يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا كُلُوا مِنْ طَيِّبَاتِ مَا رَزَقْنَاكُمْ} " . ثُمَّ ذَكَرَ الرَّجُلَ يُطِيلُ السَّفَرَ أَشْعَثَ أَغْبَرَ يَمُدُّ يَدَيْهِ إِلَى السَّمَاءِ يَا رَبِّ يَا رَبِّ وَمَطْعَمُهُ حَرَامٌ وَمَشْرَبُهُ حَرَامٌ وَمَلْبَسُهُ حَرَامٌ وَغُذِيَ بِالْحَرَامِ فَأَنَّى يُسْتَجَابُ لِذَلِكَ " .

“Әй кешеләр! Хакыйкатьтә, Аллаһы Тәгалә – Рәхимле, һәм Ул рәхимледән башка бернәрсәне кабул итми. Һәм хакыйкатьтә, Аллаһ мөэминнәргә илчеләренә кушканнарны үтәргә куша. Аллаһы Тәгалә әйтә: "Әй илчеләр! Хәләл ашагыз һәм хак гамәлләр башкарыгыз”. Һәм Аллаһ әйтә: "Ий мөэминнәр! Без сезгә биргән пакь, хәләл ризыкларны гына ашагыз һәм Аллаһыга шөкер итегез, әгәр Аңа гына гыйбадәт кылучы булсагыз!”. Аннары Пәйгамбәребез  ﷺ озак вакыт сәфәрдә булган бер ир кешене искә ала: “Аның чәче тузган, киемнәре тузанланган, кулларын күтәреп: “Йә, Раббым! Йә, Раббым!” – дип эндәшә. Әмма аның ашаганы – хәрам, эчкәне – хәрам, киеме дә хәрам, хәрам белән сугарылган – ничек инде аның догасы кабул булсын?”. Тәкъва мөселман шушы хәдистән соң: “Мөгаен, тиздән, хәләл йөзем дә күрербез”, - дип шаярта алырмы? Хәләл – шаяртулар һәм сарказм өчен тема түгел. Безнең илдә алар мөселманнарны хәтта рәнҗетергә мөмкин. Хөрмәтле мөфтинең хәләл җиләк-җимешләр турындагы сүзләренең, тыңлаучыга Россиядә мөселманнар өчен сертификациясез дә рөхсәт ителгән продуктларны хәләл дип маркалауны бөтенләй урынсыз дигән фикерне тәэсирлерәк итеп җиткерү өчен кулланылган сәнгати күпертү булуын аңлыйм. Әмма бу Сүрия мөфтие авызыннан бик үк төгәл һәм дөрес яңгырамый, чөнки без, Россия мөселманнары, дөньяви дәүләт шартларында яшибез, тәкъвалы булырга тырашабыз һәм гадәти супермаркет киштәләреннән алынган продуктларны кулланганда аеруча игътибарлы булырга мәҗбүрбез.

Һәм хәтта әфлисунннарда “хәләл” билгесен күргәнсез икән, бу җиләк-җимешләрнең, шул исәптән әфлисунның да, шәригать буенча рөхсәт ителгән булуын гына белдерә. Һәм, әйе, борынгы татар гореф-гадәтләре буенча ир белән хатынны да “хәләл җефет” дип атыйлар – ягъни рөхсәт ителгән, бер-берсе өчен хәләл. Һәм бу мәзәк түгел. Бу – безнең гореф-гадәт. Ә Татарстанда традицияләрне хөрмәтләү кабул ителгән.  

Төрле илләрдә – төрле вәзгыять. Һәр мөфти Аллаһы Тәгалә каршында җавап тота, үз төбәген белә һәм аның турында кайгырта. Мин, мәсәлән, Сүриядә хәләл турында фикер белдерергә тәвәккәлек итмәс идем, мин бит анда яшәмим. Фикхъ фәне безне һәр мөфти үз җирлеге өчен фәтвалар чыгара дип өйрәтә. Бөтен дөнья өчен уртак фәтва юк. Шуңа күрә хәләл хакындагы глобаль фикер йөртүләр чит илдә һәрвакыт диярлек хәбәрдарсызрак яңгырый. Мин элеккечә мөфтинең шулкадәрле кискен сүзләрен аңлап бетермәү белән аңлатыла дип фаразлыйм һәм бу җавапның барысына да ачыклык кертәчәгенә өметләнәм”.

Фото: Ильнар Тухбатов/архив tatar-inform

http://dumrt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев